Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ягулык тармагы кулдан ычкына


Башкортстан халкы Яңа елга әзерләнгән бу көннәрдә, республика хакимиятләренең кәефен төшергән хәлләр дә булып тора.

Иң борчуга салганы, билгеле ки, Башкортстан ягулык-энергетика тармагының федераль милеккә күчә баруы. Соңгы ике айда бу мәсьәлә тагын да ачыклана төште.

Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган нефть һәм нефть эшкәртүче ширкәтләрнең активлары Русиянең “Система” холдингы карамагына күчә башлады. 30 декабрь көнне Башкортстан Ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләр җитәкчеләренең быелгы соңгы утырышы була. Анда бу ширкәтләрнең язмышы тагын да ныграк ачыклана төшәр, дип көтелә.

Мәгълүм ки, элекке программаларда да сөйләгәнчә, моңарчы тулысы белән диярлек Башкортстан президентының улы Урал Рәхимов карамагында булган берничә нефть эшкәртү ширкәтен Русия Арбитраж мәхкәмәсе аша кире дәүләт канаты астына кайтару эшләре кызу темплар белән барды. Менә шушы хәлләр республика җитәкчелеген нык борчый. Шушы мәсьәләгә мөнәсәбәтне хәтта БР президенты Мортаза Рәхимов та, дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев та журналистлар белән очрашуда әйтте.

Башкортстан ягулык тармагы республика карамагында калырга тиеш, дигән фикерен әйтте алар. Шушы ризасызлыкны Башкортстан хакимиятләре Мәскәү тарафларына башкорт яшьләренең иҗтимагый оешмалары аша да җиткерү омтылышларын ясап тора. Ләкин моның фәтвасе булуы гына шикле күренә.

XS
SM
MD
LG