Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны Русия машинасында йөреп карарга чакыралар


Башкорстанда яшәүче Евгений Кареев Русия җитәкчелеген илдә җитештерелгән машиналарда йөреп халыкка үрнәк булырга чакырды. Чит ил машиналарын Русиягә кертүгә түләүнең артуына һәм үзенең хокуклары бозылуына каршылык белдереп Кареев Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

"Премьер-министр Путин һәм аның күп санлы такымы "Волга" һәм "Жигули" машиналарында йөри башласа, Русия халкы да аларга ияреп җирле машиналар ала башлар, дип ышанам. Русия конституциясенең хокук тигезлеге турындагы 19 маддәсе нигезендә, Русия хөкүмәте әгъзаларының җирле машиналарга утыруын таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәм," диелә Кареев гаризасында.
XS
SM
MD
LG