Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль һөҗүмнәрендә 270 кеше һәлак булды


Якшәмбе көнне Израиль Газзәгә һөҗүмнәрне дәвам итте. Бу сәгатькә килгән хәбәрләргә караганда, 270ләп кеше һәлак булган. Израиль Газзәдән ракеталар һөҗүме туктамаса, анда җир өсте гаскәрләре җибәрәчәген белдерде.

БМО Иминлек Шурасы төбәктә вазгыятьнең кискенләшеп китүенә борчылу белдерде һәм ике тарафка да көч куллануны туктатырга сорап мөрәҗәгать итте.

Мысыр шәһәрләрендә 20 меңләп кеше фәлестиннәрнең үтерелүенә каршы урам җыеннары уздырды.
XS
SM
MD
LG