Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар өчен Һиҗри яңа ел башланды


Бүген Казан вакыты белән көндезге 3 тулып 16 минутта Мәгъриб намазыннан соң Мөхәррәм ае һәм аның белән 1430нчы Һиҗри яңа елы башланды. Мөселманнарда яңа елны зурлап билгеләү гадәте юк.

"Ислам диненең иң зур бәйрәмнәре - Корбан һәм Ураза гаетләре, шулай ук җомга көне. Калган вакыйгаларны бары тик искә алып үтәләр. Мөхәррәм аеның беренче көнендә ураза тоту саваплы була, әмма бу башка айларның беренче көннәрендә дә каралган," диде Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый.

Татарстан мөселманнарының дини идарәсе казые Габдухак Самат сүзләренә караганда, 70-80 елларда кайбер дини даирәләрдә Һиҗри яңа ел башлануын мөселманнар берлектә гыйбәдәт, аннары сый-мәҗлес белән билгеләп үткән булган. "Әмма бу гадәт инде онытылды", диде казый.
XS
SM
MD
LG