Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кизләүдә йорт шартлауга бәйле 3 кеше кулга алынды


Кырымдагы Кизләү (Евпатория) каласында 5 катлы йортта булган шартлауда гаепле булуда шикләнелгән 3 кеше кулга алынды. Украина прокуратурасы хәбәр итүенчә, аларга кешеләр үлеменә китергән саксызлык гамәлендә гаепләү булырга мөмкин.

24 декабрь кич булган шартлауда 27 кеше, алар арасында 3 бала һәлак булды. Тикшерүчеләр, шартлауның сәбәбе - бина базында сакланган газ баллоннары, дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG