Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йорт җимерелде, корылырмы?


Билгеле, быел Татарстан җитәкчелеге йорт төзекләндерү эшләренә миллиардлаган акчалар кертте. Күрәсең, бу йортка төзекләндерүчеләр килеп җитә алмаган.

Күрәзәче һәм сихри көчләргә ышанганнар, бу хәлне Татарстан өчен уңышсыз ел килү белән юрый. Чөнки 2008 ел башында, 9 гыйнварда Казанда газ шартлаудан 5 катлы йорт җимерелеп дистә кешенең вафат булуын күпләр хәтерли. Ел ахырында булган шартлауда үлүчеләр юк югын, әмма бу очрак күпләрне хафаландырды. Йортта 50-гә якын кеше яшәүгә карамастан, харәбәләр астында 4 кеше генә калган. Аларның 3-се бүгенге көндә хастаханәдә. Берсе табиплар ярдәменнән баш тарткан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин сүзләренчә, бу йортта яшәүче 50 кеше әлегә вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырылган.
“Фаҗига булган төндә, җитәкчелек җимерелүдән зыян күргәннәрне төрле кунакханәләргә урнаштырырга тырышты. Бүгенге көндә 14 кеше вакытлыча “Татарстан” кунакханәсендә яши. Калган 13-е туганнарында тора”, ди Андрей Родыгин.
Тикшерүчеләр йорт җимерелүенең берничә сәбәбен атый. Әмма алар фикеренчә, төп сәбәп - кешелек факторы. Бу йортта төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш булган. Билгеле, быел Татарстан җитәкчелеге бу тармакка миллиардлаган акчалар кертте. Күрәсең, бу йортка төзекләндерүчеләр килеп җитә алмаган. Шунлыктан йортта яшәүчеләр үзләре төзекләндерү эшенә тотынган. Нәтиҗәдә йортның төп диварына зыян килгән. Белгечләр 1956 елда төзелгән йортта агачтан эшләнгән идән өрлекләре, түшәм матчалары да шактый тузган булган, ди. Җимерелүнең сәбәбе әлегә рәсми игълан ителмәде. Махсус төзелгән төркем тикшерү эшен дәвам итә. Прокуратура вәкилләре сүзләренчә, җимерелү уңаеннан җинаять эше дә кузгалтылган.
Финанс кризисы сәбәпле баштарак Казанда капиталь төзекләндерү эшләрен киметергә уйласалар да, хәзер бу хәлләрдән соң, җитәкчелек алдан әйткән сүзеннән кире кайтмаска җыена. Акча булса 2009 елда төзекләндерүгә 10 миллиард сум кертергә вәгъдә иткәннәр иде. Узган атна ахырында Торак коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору фонды башлыгы Константин Цицин катнашында узган республика хөкүмәте утырышында, Татарстан җитәкчелеге киләсе елда торак төзекләндерү эшләрен киметмәү турында әйтте. Бу тармакка сарыф ителәчәк чыгымнарның 48%-тын республика үз өстенә ала. Башка төбәкләрдә төзекләндерүгә 600, 700 мең сум акча тотылганын исәпкә алып, белгечләр Татарстанда бу өлкәгә шактый зур акчалар бүленүе турында әйтә.
Цицин фикеренчә, Татарстанда торак төзекләндерү өлкәсендә барсы да тәртиптә. Әмма шулай да, федераль үзәктән бирелгән акчаларның ничек сарыф ителәчәген тикшерү идарәләрен булдырырга кирәк, ди ул. Чөнки бу тармакта ришвәт алу очраклары ешайган.
2008 елда 2 меңнән артык йорт төзекләндерелеп, 404 мең кешенең тору шартлары яхшырган.
XS
SM
MD
LG