Accessibility links

Чыршы бәйрәме нинди телдә бара?


Казанның Мәскәү районы Химиклар мәдәният сарае мәйданында чыршы бәйрәмен уздырды. Анда да башка районнардагы кебек татар телендә чыгышлар булмады.

Бу хакта Азатлыкка чыршы бәйрәмен карарга килгән Фәридә ханым шалтыратып әйтте. Ул бәйрәмдә татар телендә бер генә тапкыр да “Яңа ел белән” котлыйбыз дигән сүз булмауга борчылу белдерде.

“Ике сәгать дәвамында бары Әпипә көенә биетүдән башка татарча берни булмады. Аннан мин күңелем кителеп кайтып киттем”, дип зарланды Фәридә ханым.

Без бу нисбәттән әлеге бәйрәмне оештырган Мәскәү районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Татьяна Федотовадан аңлатма бирүне сорадык.

Ул хакимият җитәкчеләре урыс милләтеннән, шуңа аларның котлаулары урысча булуын әйтте. Әмма чыршы ачылышында татарча чыгышлар күп булуын белдерде.

“Татар телендә күп котлаулар булды. Бәйрәмне алып баручы да татарча сөйләде. Мин бу өлкәдә һәрвакыт тикшерү алып барам. Аның яздырылган дискы бар, ошанмасагыз килеп карагыз”, диде Федотова.

Әлбәттә чыршы бәйрәмнәрендә татарча чыгышлар аз булуы сер түгел. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге вәкилләре җыелышында да бу хакта әйтелде.

“Яңа Савин районы Яңа ел бәйрәмендә барысы да урысча булды, бер генә татарча сүз дә әйтелмәде”, диде 405нче татар балалар бакчасы җитәкчесе Әлфия Әсхәт кызы.

Аның зарларына башка укытучылар да кушылды. Алар балаларга татарча шигырьләрен өйрәтүдән файда юк, чөнки аны шәһәркүләм чыршы бәйрәмнәрендә сөйләтмиләр, ди.

Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров әйтүенчә, һәрбер район чыршы бәйрәме программасы үзе төзи.

“Татарча җырчыларны бәйрәмгә чакыралар, әмма аларның барысы да акча сорый. Шуңа күпчелектә үзешчән сәнгать коллективлары яисә мәктәп укучылары җәлеп ителә”, диде Ләззәт Хәйдәров.

Бу мәсьәләне өйрәнгәндә татарча чыршы бәйрәме нинди булуын белештек. Кыш бабай һәм каркызының, алып баручының нинди телдә сөйләве, киемнәре шул төбәк халыкларының милләтен чагылдарамы. Хәзергә шунысы ачык, кызыксынган кешеләр булса милли компонент чыршы бәйрәменнән кысрыклап чыгарылмый. Шулай да, менә шул кызыксынучылары сирәк очрый. Бу әле Татарстан башкаласында һәм республика районнарында шулай. Ә башка урыннарда хәлләр ничек икән?
XS
SM
MD
LG