Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөрәҗәгатьләр мизгеле


Сибай шәһәрендә яшәүче Руслан Ягафәров Русия президентына мөрәҗәгать юллады.

Ул ил башын яңа ел белән котлау мөрәҗәгате түгел, киресенчә, аңа дәгъва белдерү. Руслан Ягафәров субъектлар җитәкчеләрен өстән билгеләү һәм милли компонент бетерүгә каршы булуын әйтә. Ул боларны кеше хокукларын бозу дип бәяли.

Ил президентының Русиядә яшәүче һәр халык үзен туган йортында кебек хис итәргә тиеш дигән сүзләрен искә төшереп, үзен туган йортта кебек хис итү өчен республика башын сайлау хокукын кертү һәм Башкортстан президентының мотлак башкорт милләтеннән булуы кирәклеген атый. Боларны ил башы ишетмәгән очракта, ул барлык дөнья җәмәгатьчелегенә чаң кагарга ышандыра.
XS
SM
MD
LG