Русиянең "Газпром" ширкәте Украина бурычларын иртәгә кадәр түләмәсә, яңа елдан газ җибәрүне туктату белән янады. Бүген бу хакта "Газпром" башлыгы Алексей Миллер белдерде. Украинаның "Нафтогаз" ширкәте белән сөйләшүләр инде икенче көн дәвам итә. "Газпром" Украинаның 2 миллиард доллар бурычы бар, дип белдерә.
Украина өчен газ бәясе киләсе елда 2 мәртәбә артырга мөмкин. Миллер сүзләренә караганда, 1 кубик метр газ 418 долларга сатылачак.
Украина өчен газ бәясе киләсе елда 2 мәртәбә артырга мөмкин. Миллер сүзләренә караганда, 1 кубик метр газ 418 долларга сатылачак.