Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмасны тыйганчыга кадәр чаралар тынмаячак


Газзәдә алып барган һава һөҗүмнәренең 4 көнендә Израиль Хәмаскa каршы алып барган чараларны йомшартмаячагын белдерде.

Хәмас исә Фәләстин халкын Израилгә каршы торыр өчен барлык сугыш ысулларын кулланырга чакыра.

Израиль саклану министры Матан Вилнай, илнең Хәмаска каршы алып барган чаралары атналар буена дәвам итәргә мөмкин дип белдерде. Вилнай, бүген дәүләт радиосында ясаган белдерүендә, Израильнең көньягына арткан ракета һөҗүмнәрен туктату һәм, гомүмән алганда, илне Хәмас һөҗүмнәреннән арындыру өчен чараларның дәвам иттереләчәген белдерә. Израиль ягы иминлектә зур үзгәреш кертергә өметләнә.

Газзәгә каршы булган һөҗүмнәрнен максатын Израиль саклану министры Ави Дихтер болай телгә алды:

"Бу чаралар, элек тә телгә алынганча, төбәктә чың тынычлык урнашканчыга кадәр дәвам итәчәк һәм без бу максатыбызга ирешу өчен барлык чараларны кулланачакбыз. Без аны һава һөҗүмнәре белән башладык, максат Хәмас һәм башка террорчы төркемнәрне бетерү", диде.

торуы Хакимият Израиль
Израиль хәрбиләренең чик буенда чаралар күрергә әзер торуы белдерелә. Хакимияттән кораллы көчләрне Газзәгә кертү турында әлеге әмер килмәде. Хакимият башта һава һөҗүмнәре белән Хәмасны туктатырга тырыша. Ул җавап бирмәсә, икенче адым буларак Израильнең бу хәрбиләрне Газзәгә кертүе көтелә.

Хәмас исә ракета һөҗүмнәрен туктату турындагы чакыруларны кире кагып, илне саклап калу хакына барлык ысулны да кулланырга әзер булуларын белдерә.

Фәләстин ягында исә югалтулар дәвам итә. Һава һөҗумнәре вакытында үлгән Фәләстинле саны 360тан артты. БМО үлгән кешеләр арасында 60тан артык кешенең гади халык булуын, анда бала һәм хатын-кызларның булуы телгә алына.

Халыкара ярдәм оешмалары, 1.5 миллион кеше яшәгән Газзәдә, халыкны тыйбби яраклар белән тәэмин итү өчен, күрше илләрне чикләрен ачык тотарга чакыра. Мисыр хакимияте ярдәм оешмаларының Рәфах чигеннән Газзәгә узып кирүенә рөхсәт итте.

БМО генераль секретары Бан Ки Моон, Израильне чамадан тыш көч куллануда, Хәмасны исә ракета һөҗүмнәрен туктатмауда тәнкыйтьләп чыкты. Бан Ки Моон халыкара җәмәгатьчелекне сугышны туктату өчен чаралар күрергә чакырды.

"Төбәк илләре һәм халыкара рәсмиләр сугышка кирәк кадәр игътибарны күрсәтә алмый. Күбрәк тырышырга кирәк. Халыкара җәмәгатьчелек тынычлык урнаштыру өчен барлык чараларны да күрергә тиеш. Монын белән бергә, арадагы каршылыкны бетерү өчен иң яхшы ысулның сәяси диалог булуына басым ясарга кирәк", диде ул.

Ләкин каршылыкларны бетерү өчен, әлегәчә дипломатик дәрәҗәдә тырышлык күрсәтелмәде.

АКШта Ак Йорт сүзчесе Гордон Джондрой, һөҗүмнәрдә гади халыкнын үлүенә борчылу белдерү белән бергә, Израиль алып барган чараларның максаты аңлашыла дип белдерде:

Израильнең шимбә иртәсендә башлаган һава һөҗүмнәрендә, Фәләстиннең саклану көчләре биналары, хөкүмәт урыннары һәм Мисырга чаккан җир асты юллары белән бергә төрле җирләр җимерелде.

Израильнен Газзәдә алып барган чараларына каршы меңләгән халык урам җыеннары уздырды.

Иран башкаласы Тәһранда Израильнең харитадан чыгарылуын сорап урам җыеннары узды.

Моннан кала дөньяның төрле илләрендә сугышка каршы урам җыеннары уза, Мисыр, Гыйрак, Сүрия кебек гарәп илләреннән тыш, Венесеуэлла һәм Грециядә дә зур урам җыеннары узды.

XS
SM
MD
LG