Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 ел Русияне йомшак җәеп катыга утыртты


2008гә Русия элекке еллардан килгән күтәренке кәеф белән керде. Әмма ел азагына якынлашканда Русия дә глобаль финанс кризис басымы астында калды.

Хоккейда Канаданы җиңү, нефтьнең кыйбатлануы һәм халыкара сәхнәдә үз көчен күрсәтүе белән Русия кимендә бер ярты ел – үзе теләгәнчә - җиңүче булып яшәде.

Бер мичкә нефть 2 гыйнварда тарихта беренче тапкыр 100 доллардан артып китте.

Икътисад үсеше тулысынча диярлек табигый байлыкларга бәйле булган Русия өчен нефтьнең 1 долларга артуы да көненә 1 миллиард доллар өстәмә табыш дигән сүз. Шуңа күрә нефть бәясе 147 долларга җиткән июль аенда Мәскәүнең шатлыгы зур иде.

Европа Берлегенең Набукко нефть үткәргече проектында алга китеш булмады. Бу үз чиратында Русиягә Еврпоны газ белән тәэмин итүдә монополиясен көчәйтте.

Тышкы сәясәттә - Грузия белән Украинаның НАТОга чакыру алмавы Русияне шатландырды дияргә була. Вашингтонның Үзәк Европада ракеталардан саклану җиһазларын кую планнарына карата Мәскәүдән тәнкыйть килеп торды.

Владимир Путин сәяси көчен югалтмыйча гына президентлыктан премьер-министр урынына күчеп утырды. Яңа президент Дмитрий Медведевне белгечләр акыллы ди, әмма аның Путинны оныттырырлык сәләте юк, дип саный.

"Тәкәбберлек иң югары ноктага Михаил Саакашвили аларга Көньяк Осетиядә сугыш башларга ирек биргәч җитте. Бу Мәскәүдә бик яхшы сизелде – бигрәк тә Владимир Путин - бу аның иң зур дошманнарының берсе һәм иң яратмаган кешесе булганлыктан – чаралар күрде. Шуннан соң вазгыять бөтенләй үзгәрде," диде Халыкара кризис төркеменең Русия белгече Пол Куинн-Дҗадҗ.

Август сугышын һәм Көньяк Осетия белән Абхазия бәйсезлеген тануны күпләр Русиянең күршеләрен оятсыз рәвештә үз кураена биетү тырышлыгы, дип бәяләде. Шулай да Русиягә каты сүз әйтүче булмады, бары тик көнбатыштан йомшак тәнкыйть булды.

АКШ Грузияне яклап Русияне тәнкыйтьләде, НАТО көймәләрендә Грузиягә һуманитар ярдәм җибәрде, башка бер нинди дә җавап булмады.

Европа Берлеге каты сүз әйтә алмады, чөнки Европа Русиягә ягулык өлкәсендә бәйле. Шуңа күрә берлек Русия белән сөйләшүләрне 3 кенә ай кичектереп торды.

Грузия сугышы өчен җәза алмаса да Русияне алда зуррак авырлыклар көткән икән.

Нефть бәяәсенең 50 доллардан да кимүе белән Русия табышының иң зур чыганагын югалтты. Еврога карата рубль 4 елда булмаган түбән бәягә төште.

Ноябрь аенда җитештерүнең 1999 елдан бирле булмаган түбән дәрәҗәгә төшүе игълан ителде. Декабрьнең 13дә исә Русия рецессиягә керде, дип хәбәр ителде. Моның белән 10 елга якын дәвам иткән Русиянең үсеше туктап калды.

Русиядәге күтәрелешнең кисәк туктап калуы аеруча төзелеш базарының җимерелүендә күренәдер, могаен.

Мәскәү белән Петербурда күпсанлы зур гына төзелеш проектлары туктап калды һәм аларның кайчан төзелеп бетүен әйтү дә мөмкин түгел.

Шуларның күзгә иң нык ташланганы – яңа халыкара эшмәкәрлек үзәгендә төзелүче Федерация манарасы. Ул Европадагы иң биек бина булачак диелгән иде.

Ноябрь ахырында кредитлар кризисы сәбәпле бинаны төзеп бетерү өчен акча табылмавы һәм бинага ихтыяҗның да бетүе игълан ителде.

1990 елларда фәкыйрьлеккә төшкәндә без Коткаручы Гайсә чиркәвен төзегән идек. Ул бер символ булды. Федерация бинасы исә яңа бер символ – Путин Русиясе символы. Аны төзүне туктату да шулай ук мөһим бер символ. Ул Путин Русиясенең үз ахырына җитүен күрсәтә,” диде Мәскәүдәге Глобальләшү тикшеренүләре институты мөдире Михаил Делягин.


Чыннан да, Русия икътисадының җимерелүе Путин сәясәтенә бик каты орым ясый ала. Аның дәвамлы абруе тулысынча диярлек илдәге күтәрелешкә бәйле.

Куинн-Дҗадҗ шуннан башка премьер-министр хакимияте шик астында кала ди.

"Ул көнбатышка һәм гадәттәгечә Кушма Штатларга ачулы. Икътисадый кризис өчен ул АКШны гаепли, янәсе үзенең моңа бер катнашы да юк. Ул һаман да бик идеологиягә бик нык бирелгән, әллә ни практик түгел. Иң кызыгы шул ки, аның сәясәтенең ялгыш булуы көннән-көн ныграк күренә. Һәм ахыр чиктә аның үз төркеменнән берәрсе аңа үз сәясәтен йомшартуга таба басым ясарга мөмкин,” ди Куинн-Дҗадҗ.

Ноябрь башында икътисадый вәзгыять аеруча караңгыланып киткәч Медведев конституцияне үзгәртеп президентлык мөддәтен 4 елдан 6 елга озайтырга тәкъдим итте.

Бу план Путинны яңадан президент кәнәфиенә кайтаруга әзерләнү дип кабул ителде. Алдагы елларда Русиядә Путин хакимиятенә каршы чыга алырдай ныклы көндәш табылу һич тә мөмкин түгел кебек күренә. Әмма икътисадның хәлсезләнүе Путинны үзенең агрессив тышкы сәясәтен йомшартырга мәҗбүр итә ала. Ә бу исә аның халык алдында абруен күтәрү өчен төп коралларының берсе.

Бу көчсезләнү Мәскәүнең Вашингтон белән булган иң кискен мөнәсәбәтләрен үзгәртергә мөмкин.

Ноябрьдә сайлауда Барак Обама җиңгәннән соң Русиянең Кушма Штатларга карата беренче гамәле, АКШ Польша белән Чехиядә ракета калканын урнаштырса, Русия ракеталарын Калининградка күчерү белән янау булды.

Шулай да соңрак Путин да, Медведев та хакимияткә Обама килгәч Русия-АКШ мөнәсәбәтләрен яңадан карарга теләүләрен сиздерде.

"Соңгы елларда Русия үзенең куәтен дә һәм бәлкем АКШның көчсезләнүен артык зурайтып бәяләде дигә фикер бар. Без бу икътисадый кыенлыкларның күпме дәвам итәчәген әйтә алмыйбыз. Әмма бу аларны структур икътисадый реформалар юлына кайтырга һәм тышкы сәясәтләренең иң сугышчан якларын тынычландырырга мәҗбүр итәргә тиеш. Шулай итеп АКШтагы яңа идарәгә мөмкинлекләр ачыла дип исәплим,” – ди Вашингтондагы Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенең Русия һәм Евразия бүлеген җитәкләүче Андрю Кучинс.

Аның әйтүенчә, бу яңа йомшару атом иминлеге мәсьәләсендә тәрәккыятькә китерә ала. Русиянең СТАРТ-II һәм Эй-Би-Эм кебек төп корал килешүләреннән чыгуы атом иминлегенә зыян китергән иде.

Стратегик коралларны киметү турындагы, Русия һәм АКШның атом коралларын чикләүче СТАРТ килешүе киләсе елда гамәлдән чыга.
Аны яңарту турында сөйләшү һәм ракета калканы турында сөйләшүләрне дәвам итү Мәскәү белән Вашингтон соңгы еллардагыдан күпкә ныклырак хезмәттәшлеккә китерә ала.

Күкрәү булып килгән ел ыңгырашу булып китә

Күпләр тарихта 2008 ел Русиянең иң югары күтәрелгән чоры булып калмасмы дигән сорау куя.

"Дөнья финанс кризисы русияләрнең исләренә аларның дөнья икътисадына элеккегә караганда ныграк тоташкан булу гына түгел, нәтиҗәдә тышкы орымнардан зыян да күрә алуларын төшерде. Минемчә, Русия яңадан күтәреләчәк. Шулай да тышкы шартлар шундый ки, русияләр соңгы еллардагыга караганда шактый йомшарырга мәҗбүр булачак", ди Кучинс.
XS
SM
MD
LG