Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ бәхәсе һаман дәвам итә


Русиянең Газпром ширкәте бүген Киев белән 2009 ел бәяләре турында килешү төзелә алмау сәбәпле, Украинага газ бирүне туктатуын белдерде.

Русиянен Украинага газ сатуны туктатуыннан соң, Европа Берлеге табигый газ сату мәсәләсендә килеп чыккан каршылыкларнын тиз арада бетерелүен сорап икеле сөйләшүләрне дәвам иттерергә чаыырды. Бүген берлек җитәкчелеген үз өстенә алган Чехия белән Берлек комиссиясе ясаган уртак белдерүдә шулай газ юллагын иминлеге мәсьәләсенә телгә алынды. Әлеге килешү берлекнең энергия ихтияҗына да турыдан тәэсер итә.

Әгәр төнге 12 кадәр яклар килешүгә ирешә алмаса, "Газпром" кичә газ җибәрүне туктату белән янаган иде.

"Интерфакс" агентлыгы, Украина президентының рәсми вәкиле сүзенә таянып, президент Ющенконың газ бәхәсен хәл итәр өчен бөтен чараларны күрергә чакырды, дип хәбәр итте.

Элегрәк, “Газпром” “Украина Нафтагазы” ширкәте газны тартып алу һәм газның Европага куулуына гарантия бирмәүне шантаж дип атады. Бу хакта "Нафтагаз" хат җибәргән булган.

Сишәмбе кичендә Украина ноябрь һәм декабрьдә алган газ өчен миллиард ярым долларлык бурычны каплау турында белдерде. Әмма Мәскәү бурычның түләнеп бетмәгәне турында белдерә һәм тагын ярты миллиардтан артык доллар җитми дип әйтә.

Газ ничә доллардан сатыла?


Украина президентының идарәсе вәкиле, газ өчен куелган бер кубометрга 250 долларлык бәя чамадан тыш зур дип белдерде. Бу хакта ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр итте. Без башкача сөйләшкән идек, шуның өстәвенә "Газпром" транзит өчен бәянең шул ук дәрәҗәдә, 100 километрга бер кубометр өчен 1,7 долларлык халкының калуын тели, дип әйткән президент идарәсе вәкиле.

Элегрәк Украина президентының халыкара мәсьәләр өчен җаваплы вәкил Богдан Соколовский әйткәнчә, 2009 елның беренче кварталында газның Европа өчен уртача бәясе 300 доллар тирәсе, Украинага бәя нигездә 260 доллар булыр дип көтелгән.

Мәскәү белән Киевның бәяне 50% төшерү турында килешүе булганга күрә, Украина бер кубометр өчен бәя 130 доллардан артмас дип өметләнгән.

ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, "Газпром" 418 долларлык базар бәясе булганда, Украинага газны 250 доллардан алырга тәкъдим иткән булган.

XS
SM
MD
LG