"Газпром" башлыгы Алексей Миллер, Украинага газ - бер мең куб метр 418 доллардан сатылачак, дип белдерде. Киев тәкъдим ителгән төшерелгән бәя - 250 доллардан баш тарткан.
1 гыйнвардан "Газпром" Украинага газны туктатты. Мәскәү һәм Киев яңа килешү шартлары турында уртак фикергә килә алмаган. Сөйләшүләрнең кайчан дәвам итәчәге хәбәр ителми. Мәскәү һәм Киев газ кытлыгы Европадагы кулланучыларга сизелмиячәк, дип белдерә.
Европа Берлеге һәм АКШ тарафларны газ бәхәсен мөмкин кадәр тизрәк чишергә чакырды.