Accessibility links

Бәйрәм тамашалары


Татар баласы Кыш бабайны үз итә.
Татар баласы Кыш бабайны үз итә.

Казан сәхнәләре балаларны көтә. Ә Камал театры өлкәннәр өчен "Бәби"не куя.

Камал театры 8 гыйнварга кадәр һәр көнне икешәр спектакль күрсәтәчәк. Әйтик 3 гыйнварда “Бәби” һәм “Люстра”. 4 гыйнварда “Бәби” һәм “Мин ышанам сиңа”. 5 гыйнварда кабаттан “Бәби”. Яңа ел яллары беткәнче аны тагын ике мәртәбә куячаклар.

Ә балалар өчен исә Казанда Яшь тамашачы (Кариев ис.) театры һәм Курчак театры татарча сәхнә кора. Яшьләр сәхнәсендә “Кышкы әкият” уйнала. Ә курчаклар Яңа ел тамашаларын күрсәтә.

Классик музыка яңгыратучы Зур концерт залы да шул темага бирелгән. Анда өч көн бу яңа ел тамашалары була. Опера һәм балет театрында да яшүсмер тамашачыга бүген урын түрдән. Цирк та читтә калмаган. Анда Кыш бабайга ияреп аренага хайваннар чыга.

Бер Казанда гына алай түгел. Түбән Кама татар тетры да "Яңа ел белән дуслар" тамашасын әзерли. Ә менә Әлмәт театры бәйрәм темасыннан читтә калган.

XS
SM
MD
LG