Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан иске манатлардан баш тарта


Деноминациягә кадәр йөргән манатлар
Деноминациягә кадәр йөргән манатлар

Акча реформасы нәтиҗәсендә саннардан өч нуль киселде һәм манатлардан элекке президент Сапармурат Ниязовның йөзе алынды.

2009 ел җитәрәк, Төркмәнстан Үзәк банкы акча алмаштыру турында игълан итте һәм яңа манат үрнәкләрен халыкка күрсәтте.

Акчалар 1нче гыйнвардан рәсми төстә кулланышка керә. Дәүләт телевидениесендә чыгыш ясаган президент Корбангүли Бирдемөхәммәдов, әлекке акчадан аермалы буларак, яңа манатның кыйммәте зуррак булачак, дип ышандырды.

Хәзер 1 манат - әлекке 5 мең манатка тиң, дип исәпләнә. Иң зур акча берәмлеге 500 манат кәгазе чыгарылган. Ул 2 миллион 500 мең элекке акчага тигез. Һәм бары тик шушы 500 лек акча кәгазендә генә элекке президент Сапармурат Ниязов рәсеме төшерелгән.

Калган акчаларда тарихи шәхесләр, шагыйрьләр, фәлсәфәчеләр һәм борынгы патшалар сүрәтләнгән.

Төркмән халкына бу елдагы беренче эш хакы шушы яңа манатлар белән түләнер дип көтелә.
Элекке акчалар да, ел ахырына кадәр кулланышта булачак, ди рәсми чыганаклар. Кибетләр һәм базарларга бәяне, элекке һәм аңа акчаларда күрсәтергә кушылган.

Төркмәнстан хакимияте акчаны алмаштыру аңның кыйммәтен арттыр дип өметләнә.

Үткән елга кадәр манатны долларга банкларда алмаштыру мөмкин түгел иде, халык акчаны кара базарда гына әйләндерә алды.

2008 елда хөкүмәт кара базардагы һәм дәүләт куйган бәя арасындагы бик зур аерманы күпмедер киметү өчен банкларда базар бәясеннән алмаштыруны оештырырга рөхсәт бирде.

Ел ахырында, кара базарда һәм банктагы алмаштыру бәясе тигезләште диярлек, бер доллар 14 мең манат торды.

Хакимиятләр акча алмаштыру белән кара базар ябылыр һәм бер генә акча алмаштыру системасы калыр дип өметләнә.

Әмма бу реформаның нәтиҗәлегендә шикләнүчеләр дә күп. Төркмәнстан Үзәк банкының элекке башлыгы Худайберды Оразов акча алмаштыру халыккта курку арттыра дип белдерә.

“Акча алмаштыру үзәкләре янындагы озын чиратлар һәм кара базарда бәянең күтәрелеп алуы, акча реформасының ялгыш юлдан баруын күрсәтә. Кешеләр хәлләрнең ничек барганын һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә карарларның ничек эшләгәнен аңламый. Кешеләр борчыла, чөнки элек күргән авырлыкларны яхшы хәтерли”- ди ул.

Бу акча алмаштыруга төркмән халкы төрлечә карый. Кайберәүләр, реформа базарда аңлашылмачанлыкка китерәчәк һәм бәяләрне арттырачак дип борчыла.

Акча алмаштыру турында игълан ителгәч үк, кешеләр доллар һәм евро сатып алырга дип базар һәм банкларга агылды.

Шул ук вакытта кайбер кешеләр, яңа манатларда санарга җиңелрәк булачак, янчыкларда кәгазьләрне азрак йөртербез дип шатлана.

Әйтик, Ашгабад базарында бер чәчәк бәйләме 1 миллион манат торса, яңа елда, яңа акча белән аны аны 200 манатка алып булачак.
XS
SM
MD
LG