Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлда узышу кыен диләр


Дакар супер ярышлары быел 30-нчы мәртәбә уздырыла. Узышлар кайбер сәбәплер аркасында Африкадан Көньяк Америкага күчерелде.

Раллиның җитәкчесе Этьен Лавинь узыш юлы башка еллардан катлаулы булачак дип вәгьдә итә. Бу ярышларда күп мәртәбәләр җиңү яулаган КамАЗ-Мастер командасы да катнаша. Күптән түгел Гарәп Әмирлекләрендә “Дезерт-Челендж 2008” исеме белән узган ярышларга барудан КамАЗ командасы баш тартты. Чөнки кризис КамАЗ капкасын шакый башлаган иде. Ул чакта Чаллы командасына Гарәп Әмирлекләренең кайбер эшмәкәрләре 200 мең евро күләмендә акча җыя. Шул акчага КамАЗ командасы Әмирлеккә барып кайта. КамАЗлар белән Фирдәвес Кәбиров, Владимир Чагин һәм Илгизәр Мәрдиев идарә итә. Ярышларның гомуми озынлыгы 9600 чакрым чамасы булып, шуның 5600 чакрымы махсус тизлеккә узышу юлы.

Америка континентында КамАЗ командасыннан Фирдәвес Кәбировның гына узышу тәҗрибәсе бар. Ул мондагы юлларда 2001 елда була.

Ул елларны искә алып Кәбиров: “Көньяк Америкадагы ярыш юл буйлап уза. Африкада без юлсыз җирдән, ком көртләреннән чаптык. Юл буйлап ярышканда бер-береңне узу бик куркыныч”, диде ул.
XS
SM
MD
LG