Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камазлар Дакар узышында уңышлы старт алды


Буэнос-Айрес – Шимбә көнне үткән беренче этапта Илгизәр Мәрдиев экипажы йөк машиналары арасында өченче килде. Беренче ике урынны GINAF машиналарында узышкан Нидерланд экипажлары алды. Мәрдиев алардан ни бары 20 секунка калышты.

Фирдәвес Кәбиров йөрткән тагын бер Камаз дүртенче килде. Владимир Чагин экипажы җиденче булды.

Дакар узышы быел беренче тапкыр Көньяк Америкада үтә. Якшәмбедә ярышның икенче көнендә узышучылар Аргентина юллары буйлап 837 чакырым үтәчәк. Бу ярышның иң озын этабы.
XS
SM
MD
LG