Дөнья күләм кризисның беренче билгеләре 2007 елның августында куренә башлады. Әмма глобаль дәрәҗәгә бу кризис быел үсеп җитте һәм АКШ, Европа, Япония, Русия икътисадларына да зыян салды.
2008 елның соңгы айларында “кризис” сүзе бик күп кешенең теленә керде.
Гыйнварда АКШ хөкүмәте икътисадка ниндидер ярдәм күрсәтергә кирәклеген таныды. АКШ президенты Джорж Буш финанс системага акча кертү идеясын якласа да, һаман да илнең икътисадына ышаныч белән карый иде.
“Без икътисадны нигездә сәламәт һәм күәтле саклап калыр өчен күпмедер дәва берә алабыз. Бу ипотека базарындагы үзгәрешләр кебек төшенклектән икътисадның башка тармакларын саклап калырга ярәм итәчәк,”-дип әйткән иде Буш.
Әмма шушы ипотека базары Америка һәм башка илләргә дә зур һәм тискәре тәэсир ясады.
Бик күп кеше, түлисен улаймыйча кредитлар алды. Алар бурычларын түли алмагач, банклар шартлый башлады. Банклар, шушы ипотека килешүләренә бәйле булганга күрә, бик зур югалтулар кичерде.
Банклар бербесенә һәм сәнәгатькә акча бирми башлады. Кредитлар алыну кыенлашкач, һавада рецессия җиле исә башлады.
Мартта финанс кризисның беренче зур корбаннары турында ишетелде. Биржада эшлүче иң зур ширкәтләрнең берсе Bear Stearm көндәшенә JP Morgan Chase ширкәтенә сатылырга мәҗбүр булды.
Июльдә дә кризис шактый көч туплады. Indymac, АКШтагы иң зур ипотека банкы аяктан егылды.
Бу ай моңарчы булмаган югары бәяләре вакыты иде әле. Бер евроны 1,60 долларга гына алып булды, нефть $147 тора иде.
Сентябрь дә күңелсез хәбәрләр алып килде. Тагын ике зур ипотека банкының зур кыенлыклар кичерүе турында билгеле булды. Ул вакытта АКШ финанс министры Хенри Поулсон икътисадны коткару планнын тәкъдим итте.
“Fannie Mae һәм Freddie Mac ширкәтләре шул хәтле зур иде һәм икътисадның башка тармакларына шул хәтле тирән кергән иде, аларның хәрберсенең шартлавы финас базарларның ишелеүенә китерә алыр иде,”- диде ул.
АКШ хөкүмәте бу ике ширкәтне сатып алды. Берничә көн үтүгә, инвестицияләр бирүче Lehman Brothers банкы шартлады, тагын берсе Merril Lynch башка ширкәт кулына күчте.
Тагын бер көннән Федераль резерв банкы AIG ширкәтен коткару өчен миллардларча долларлык кредит бүлеп бирде.
Аннан соң тагын берничә банк ябылды, яки кредитлар бирүдән туктап статусын үзгәртте.
700 миллиардлык план
Соңыннан АКШ хөкүмәтенең 700 миллиард доллар торган планы тормышка ашыра башлавы турында билгеле булды. Хакимиятләр, бәясе тәшкән кыйммәтле кәгазьләрне һәм бурычларны сатып алырга җыенуы турында игълан итте.
Хәзер үткәнгә карап, кайберәүләр шушы һәм башка гамәлләр дөрес түгел иде, дип белдерә. Мәсәлән АКШ хакимиятләре Lehman Brothers шартлавына юл куймаска тиеш иде, чөнки бу гамәл белән, Д.Сорос әйткәнчә, финанс системаның йөрәгенә зыян килде, бу берберсенә бәйле башка ширкәтләрнең җимерелүенә китерде, дип әйтүчеләр бар.
Бу банкның егылуы, ширкәтләрнең акча эшләү өчен чыгарылган кыска вакытлы коммерцияле кәгазьләрнең төшүенә китерде. Бер төндә, шушы банк чыгарган бик күп төрле кәгазьләр кыймәтен югалтты һәм биржада бу кәгазьләрне бер кем алмый башлады.
Кризис океанны сикереп чыкты
Сентябрьдә кризис океанның теге ягыннан Европага күчте. Британиядәге ипотека банклары, Белгия, Люксембург, Холландиядә банкларда һәм Fortis иминият ширкәте кыенлыкларг тар булды. Үктәбердә Исландиянең бөтен банк системасы ишелде.
Үсеп баручы илләрнең базараларында да кризис җәелә барды. Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин АКШны җавапсызлыкта гаепләде. Президент Медведев каты белдерү белән чыкты. “Бер икътисадның һәм бер валюта өстенлек иткән вакыт бетте һәм ул кайтмаячак,” – диде ул.
Русия базарларына да зыян килде. Инвесторлар китте, биржаларда паника башланды, алар берничә тапкыр ябылып алырга мәҗбүр булды.
Татарстан һәм Башкортстанда да, финанс кризис, сәнәгатькә күчте. Җитештерүне вакытлыча туктату һәм эш урыннарын кыскарту башланды.
Русия хакимиятләре дә банк системасын һәм базарларны тоткрыкландыру өчен ашыгыч чаралар күрде.
Кем гаепле һәм ни эшләргә?
Гаеплеләрне төрле якларда эзлиләр. Җавапсыз кредит алучылармы? Кредит процентларын бик озак вакыт бик түбән дәрәҗәдә тотканы өчен АКШ Үзәк банкымы? Бик катлаулы ипотека кредитларын уйлап тапкан кешеләрме?
Халыкара валюта фондына ярдәмгә хәзер, Исландиядән соң, Маҗарстан, Латвия, Украина, Беларус һәм Пакстан мөрәҗәгать иткән.
АКШта Үзәк банк финанс базарны коткарыр өчен гадәттән тыш чаралар күрә, кредит процентларын түбән дәрәҗәдә тота, машина, уку, түләү карталары кредитларына акча бүлеп бирә һәм башка чаралар оештыра.
Әмма сораулар кала, хокүмәт, киләчәк буын өчен шундый зур бурычлар калдырырга хаклы идеме һәм хәлләр ни дәрәҗәдә начарлана ала?
Язучы Марк Твен, моннан 100 ел элек болай язып калдырган.
“Үктәбрь – биржада спекуляцияләр үткәрер өчен үтә дә авыр ай. Башка шундый тотрыксыз айлар – июль, гыйнвар, сентябрь, априль, ноябрь, май, март, июнь, декабрь, август һәм февраль.