Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Израильне Газзә һөҗүмен туктатырга чакыра


Төркия Газзә Сызыгында һуманитар каза бара диеп аны кичекмәстән туктатырга чакырды.

Тышкы эшләр министры Али Бабаҗан Анкарада Сүрия тышкы эшләр министры Вәлит әл-Мөгаллим белән очрашудан соң шундый белдерү ясады.

Бабаҗан Төркия атышларны туктату турында килешү өчен тырыша, анда халыкара күзәтүчеләр дә кирәк булачак диде.

Министр чишелеш нинди генә булмасын, ул Израильнең иминлеге мәсьәләсен исәпкә алырга һәм еллар буе "ачык төрмә" булып килгән Газзәгә чикләүләрне бетерергә тиеш диде.
XS
SM
MD
LG