Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морокколы мөһәҗир Роттердам меры булды


Моррокколы мөһәҗир Нидерландның икенче зур шәһәре Роттердам меры булды.

Һолландия ватандашлыгы алу белән бергә Моррокко ватандашлыгын да саклаган Әхмәт Әбүталиб шәһәрдәге христиан халкы белән арта баручы мөселман мөһәҗирләр арасында киеренкелекне киметү өчен тырышачагын белдерде.

Роттердам меры булу өчен Әбүталиб хөкүмәттәге социаль мәсьәләләр министры урынбасары вазыйфасыннан китте.

Роттердам Исламны каты тәнкыйтләү аша киң танылу яулаган һәм 2002 елда үтерелгән сәясәтче Пим Фортьюнның төп таянычы иде.
XS
SM
MD
LG