Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әмиров: Милли хәрәкәтне тикшерү – гадәти эш


Татарстан прокуроры Кафил Әмиров татар милли хәрәкәте вәкилләренең өйләрендә тентүләр үткәрү сүзләрен арттыру, дип атады. Ул аны тикшерү барышындагы гадәти эш дип бәяләде.

“Милли мәҗлес эшчәнлеге барлыгы бездә шик тудырмый, чөнки ул иҗтимагый оешма. Һәм андый оешма буларак ул үзен кызыксындырган барлык мәсьәләләрне дә тикшерергә хокуклы, шул исәптән республикадагы хәлләрне дә. Иң мөһиме- карар кабул иткәндә канун бозылмаска, экстремистик, милли күрәлмаучанлык тудыручы сүзләр яңгырамаска тиеш. Ә Милли мәҗлес утырышыннан соң булган мәгълүматларга караганда, бу өлкәдә канун бозулар булган дигән нигез бар. Хәзерге вакытта ул документлар тикшерелә. Әгәр бәйсез экспертлар анда канун боза торган сүзләр бар дигән нәтиҗәгә килсә, аларга карата җинаять эше кузгатылачак”, диде Кафил Әмиров журналистлар белән узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренә караганда, бу эшне тикшерүче бәйсез экспертларга галимнәр, тел белгечләре, психологлар керә икән. Журналистларның берсе “Татарстан бәйсезлеген тану” дигән сүзнең гади булуын һәм аны аңлау өчен галимнәр кирәкмәүгә дә басым ясады.

“Килешәм. Әмма материалларны мәхкәмәгә җибәргәндә бәйсез кешеләрнең тиешле бәяләмәсе булырга тиеш. Бу эшне үз чиратында экспертлар алып бара”, диде Татарстан прокуроры.

Ул бу эш нигезендә, нәтиҗә чыгару да экспертлар йомгагына бәйле булуын әйтте.

Татарстан прокуроры әйтүенчә, Милли мәҗлеснең шундый мөрәҗәгать белән чыгуы игътибарны җәлеп иткән һәм бу нигездә тикшерү эше бару сәбәпле, хезмәткәрләрнең оешма вәкилләренең өйләренә килеп аңлатмалар алуында бернинди начарлык юк икән.

“Тикшерү эшләре бару сәбәпле, ниндидер документлар яки башка әйберләр алырга килә торганнардыр. Шуны гына билгеләп узам: “хокук саклаучылар килде кулларны каерды” дип сөйләмәсен өчен мондый оешмалар белән мөнәсәбәткә кергәндә, канунның бер хәрефен генә түгел, хәтта рухын да бозмаска тырышабыз. Шуңа аларның сүзләрен арттыру дип саныйм”, диде Кафил Әмиров.
XS
SM
MD
LG