Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елда Татарстанда 8,9% күбрәк бала туган


2008 елда Татарстанда, үткән ел белән чагыштырганда 3687 күбрәк бала туган. Барлыгы 2008 елда 44 926 сабый дөньяга килгән.

Бу хакта Татарстан хөкүмәте каршындагы Ватандашлар хәлен теркәү идарәсенең еллык утырышында хәбәр ителде. Идарә башлыгы Элвира Мавринаның әйтүенә караганда, 44 926 - соңгы 13 ел булган иң зур сан.

Аеруча Татарстанның Тукай районында балалар туу бер чиреккә арткан, шулай ук Минзәлә һәм Әгерҗедә дә балалар 17% күбрәк туган. Казан һәм Чаллыда да 14 һәм 10% күбрәк сабый дөньяга килгән.
XS
SM
MD
LG