Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа газны кайдан алачак?


Русия Украина аша куылган газ күләмен киметкәннән соң, Европаның берничә илендә газ кытлыгы сизелә башлады. Мәскәү бу илләргә газны башка юллар белән китерергә вәгъдә итте.

Украиннарның шундыйрак бер әйтеме бар – әфәнделәр сугышканда, хезмәтчеләрнең чәче куба. Мәскәү белән Киев арасындагы низагта да таякның каты башы Европа илләренә төшә.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Украинаның әле кимендә 4 айлык газы бар. Газны күпләп кулланучы металлургия ширкәтләре әлегә тулы куәтенә эшләми. Җылыту өчен Украинаның үзендә табылган газы җитә.

Европа Берлеге газның ¼-ен Русиядән ала. Шуның 80%-ты Украина аша килә.

Украинаны газ урлауда гаепләгән Мәскәү Европага җибәрелгән газны, шул урланган күләмгә, ягъни көненә 65 миллион кубик метрга киметергә карар итте.

Берүк вакытта Мәскәү Европа илләренә газны башка юллар белән җибәрергә вәгъдә итте. Мисал өчен, Беларус аша Польша, аннары Германиягә барган Ямал үткәргече, йә Төркиягә барган Зәңгәр Агым аша.

Оксфорд Энергетика институтында газ бүлеге мөдире Джонатан Стерн сүзләренчә, бу гына мәсьәләне хәл итә алмый: "Бу үткәргечләр Украина аша барган күләмнең 10-20%-тын тәемин итә ала. Бу вакытлыча гына чара."

Украина үткәргечләре аша Европага елына 120 миллиард кубик метр газ бара. Ямал үткәргече күп дигәндә 33 миллиард үткәрә ала. Зәңгәр Агым 16 миллиард күләменә 2010 елда гына ирешәчәк.

Украина аша газ килүнең кимүе беренче итеп Балкан илләренә сугачак. Болгарстан, Македония, Греция, Хорватия кебек илләрнең башка газ чыганаклары юк.

Сишәмбедә Болгарстан икътисад һәм энергетика министры Петар Димитров Киев белән Мәскәүне мөмкин кадәр тизрәк чишелеш табырга чакырды.

Тагын бер мөмкинлек – Иран үзенең газын Төркия аша җибәрү тәкъдимен күтәреп чыкты. Әммә, Стерн моңа да шикләнеп карый. Иранның Европа ихтыяҗын капларлык газы юк, ди ул.

Шулай итеп, ничек кенә тырышма, Мәскәү белән Киевка уртак тел табудан башка юл әлегә күренми.

Моны тарафлар үзләре аңлый булса кирәк. Сишәмбе кичендә бераз өмет уяткан хәбәр килде. Газпром һәм Нафтогаз җитәкчеләре 8 гыйнварда сөйләшүләрен яңартырга килешкән.

XS
SM
MD
LG