Accessibility links

Газ туктады. Европа туңа башлый


Чәршәмбедә Газпром Украинага газ җибәрүне тулысынча туктатты. Европа илләре альтернатив ягулык чыганакларын эзли, кайбер ширкәтләр эшеннән туктый.


Русия белән Украина арасындагы газ бәхәсе чәршәмбедә югары ноктасына җитте. Русиянең мәгълүмат чаралары башта Газпром Украинаны узган тәүлек эчендә 21 миллион кубик метр газ урлауда гаепләп, Европа илләренә газ бүрүен шул күләмгә киметте дип хәбәр итте.

Соңнан Газпром башлыгы Алексей Миллер Украина чигенә газ җибәрүне тулысынча туктату карарын игълан итте. Көннең икенче яртысында Русия премьеры Владимир Путин Петербурда Миллер белән очрашып, аның бу карарын хуплады һәм газ кранын бар халык күрерлек итеп, журналистлар һәм халыкара күзәтүчеләр катнашында, борырга кушты.

Газны кем туктаткан?

Украина ягы вазгыятьне башкача сүрәтли. Нафтогаз башлыгы Олеһ Дубина Киевта үткән матбугат очрашуында болай диде:

"Бүген 7 гыйнвар көнне иртәнге 7:45-тә Русия ягы Украина ягын кисәтмичә Украинага килгән соңгы Сунжа үткәргечен япты. Шуның белән Европага газ экспортын туктатты."

Мәгълүмат чаралырында Европага барган үткәргечне кем яба – Украинамы, әллә Русияме дигән сорау тикшерелә. Бу сорауга Олеһ Дубина болай диде:

"Украина бер ничек тә яба алмый. Әгәр Русия бүген 6 агымын да ача икән, алар барысы да, аның теләге белән ачылачак. Шуңа күрә, Европага газны туктату ул Русия карары. "

Европа газсыз калды

Нәтиҗәдә Европаның 10 иле Русия газын алудан туктавын хәбәр итте. Русия газына тулысынча бәйле Болгарстан мәктәпләрен һәм кайбер ширкәтләрен туктатыра мәҗбүр булды. Болгарстан премьеры Сергей Станишев: "Бар Европа Берлеге, бигрәк тә көньяк-көнчыгыш Европа илләре Газпром белән Украина низагында тотык булып калды"

Маҗарстанда Япониянең Suzuki ширкәте, газ булмау сәбәпле, эшеннән туктаган. Будапешт һава аланын җылыту газдан мазутка күчерелгән.

Берничә ил газны саклау тәртибенә күчте, ягулыкның башка чыганакларын эзли. Босниянең Сараево Газ ширкәте вәкиле Адис Салкич: "Газны күпләп кулланучылар һәм альтернатив ягулыгы булганнар шул альтернатив ягулыкка күчә."

Кем ничек котыла

Шулай итеп, Европа Берлеге энергетика иминлеге турында күп сөйләшсә дә, ахыр чиктә һәр ил бу баләдән үз юлы белән чыгарга мәҗбүр.

Европа комиссиясе президенты Хосе Мануэль Баррозу бүген Прагада Берлектә рәислек итүче Чехия премьеры Мирек Тополанек белән очрашты. Һәм Русия белән Украина гел болай бәхәсләшсә, Украина аша килгән Русия газыннан киләчәктә баш тарту белән янады.

Берлек илләре пәнҗешәмбедә министрлар дәрәҗәсендә Бруссельдә очраша.

Газпром белән Нафтогаз җитәкчеләре дә 8 гыйнварда Мәскәүдә очрашырга килешкән иде. Бу очрашу булырмы, булса анда берәр нәтиҗәгә ирешелерме, әлегә әйтүе кыен.

XS
SM
MD
LG