Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газзәдән элек үз халкыңа ярдәм ит"


Газзә низагы кабынган көннән бирле Иран бу мәсьәләдә ил эчендә һәм читтә иң күп игътибар юнәлдергән илләрнең берсенә әверелде.

Халык исә чит ил мәсьәләсенә хакимиятнең кирәгеннән артык игътибар күрсәтүенә каршы чыга. Халык илдә икътисади социаль проблем артканда, хакимиятнең бу кимчелекләрдән качу өчен Газзә низагын куллануына каршы чыга.

Иран Газзә низагы башлаганнан бирле сугышка иң күп тәнкыйть белдергән илләрнең бирсе. Илдәге рәсмиләр Газзәдәге хәлне " җинаятьчелек" дип атап, Гарәп илләрең моңа каршы тавышсыз калуда гаепли.

Хәтта кайбер рәсмиләр, әгәр дөньяда чыннан да холокост дигән әйбер бар икән, ул бүгенге көндә Газзәдә бара дип әйтә.

Моның тәэсире халыкта да күренә. Узган атналарда Басиҗи университеты укучылары көнбатыш һәм гарәп илләре илчелекләре алдында зур протест чаралары уздырды. Кайбер чыганаклар 7 мең укучының Израильгә каршы сугышырга әзер булуын белдерә.

Газзәгә ярдәм итү өчен дәүләт эшендә эшләгәннәрдән хезмәт хакының бер өлешен Газзәгә җибәрү турында тәкъдим дә ясалган.

Икенче яктан, Газзәдәге сугыш күренешләре һәрбер җирдә күрсәтелә. Хәтта соңгы вакытта бу темага багышлап "Газзә мультфильм" бәйгесе башланган. Чөнки көнкадагына әйләнгән Газзә мәсьәләсе инде балалар тапшырылуларында да телгә алына башлады.

Илдә барган барлык бу чараларга күз салсаң, Фәләстин халкы турында иң күп Иран гына кайгырта дигән хис калырга мөмкин. Ләкин Иран рәсмиләре бу эшне чыннан да кайгыртып эшлиме, әллә аны кайбер җитешсезләрне яшерү өчен кулланамы?

Тәһран читендә бер урам
Бертуктаусыз игътибарны Газзә низагына тарту тырышлыгы урамдагы гади халыкны ачуландыра башлаган. Бу хәлгә түземлеге беткән бер тыңлаучы радиобызга шалтыратып болай диде:

"Мин Исфәһаннан шалтыратам. Хакимиятнең Газзә низагы турында гына сөйләве ялыктыра башлады. Илдә барлык каналлар Фәләстин халкын күрсәтеп, Хәмасны яклаган програмнар тапшыра. Нәрсәгә кирәк шул кадәр, илдәге халыкны кем кайгырта соң?", ди.

Тәһрандагы бер журналист исә: “Иран халкы Газзәдәге низагны аңлап бетерми, алар үлгән гади халыкны гына күреп, Газзә низагын бетерү юлында халыкара тырышлыкның көчсез калуына ышана", ди. "Ә кайбер кешеләр исә илдәге икътисади җитешсезлекләрне яшерер өчен хөкүмәтнең юри игътибарны башка темаларга юнәлдерүен инде аңлый", дип тә өстәде ул.

Иранда бәяләр белән бергә эшсезләр саны да арта. Халыкны сугыш кайгысыннан күбрәк, тормыш кайгысы ялыктыра:

"Бу турында сөйләүнең халыкка файдасы юк. Бу муллаларның гына мәнфәгатенә туры килә, алар аны кулланып безгә басымны арттырга тырыша. Монда халыкның нинди шартларда яшәвен уйлаган кеше юк. Җитәкчеләрнең телендә бары тик Фәләстин һәм Либан!".

Бер башка Иранлыдан килгән смсдә, ил җитәкчеләренә атап "Газзәдән элек үз халкыңа ярдәм ит" диелгән.

Иран озак вакыттан бирле Хәмасны яклавын дәвам иттерә. Тәһран Фәләстин төркеменә бары тик мораль яктан гына яклавын алга сөргәндә, АКШ һәм Израиль Иран белән Сүрияне Хәмаска корал һәм акча ярдәме күрсәтүдә гаепли.

XS
SM
MD
LG