Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ бәхәсендә беренче алгарыш


Мәскәү-Киев бәхәсенең тугызынчы көнендә, нихаять, беренче уңай хәбәр килде. Украина чикләрендә бәйсез күзәтүчеләр урнашcа, Газпром Европага газ җибәрә башларга вәгъдә итә.

Мәскәү белән Киев арасындагы газ бәхәсе кебек низагларда, кем хаклы да кем хаксыз икәнен аңлавы җиңел түгел. Һәр тараф үзенекен тукый, кайбер нечкәлекләр җәмәгатьчелеккә, гомумән, чагырылмый.

Үзара бәхәсләрен җишә алмагач, Газпром белән Нафтогаз җитәкчеләре атнакич көнне Брюссельгә килде. Әмммә Европа Берлеге рәсмиләренең дә аларны күндерү тырышлыгы нәтиҗә бирмәде.

Брюссель белән Мәскәү, Киев һәм Прага арасында телефон сөйләшүләре төне буе дәвам иткән булса кирәк. Һәрхәлдә, Берлектә рәислек итүче Чехия премьеры Мирек Тополанекның Русия премьеры Путинга шалтыратканы мәгълүм.

Җомга уртасында Еврокомиссия башлыгы Жосе Мануэль Баррозу да Путин белән сөйләшкән. Бу сөйләшү вакытында Путин, Украина чикләрендә күзәтүчеләр урнашканнан соң газны Украина аша Европага җибәрә башларга вәгъдә иткән.

Комиссиянең матбугат вәкиле Пиа Аренкилде сүзләренчә, бу килешү нигезендә, Русия Украинага, Украина Русиягә, ә Европа Берлеге аларның икесенә дә үзенең күзәтүчеләрен җибәрәчәк.

Узган төндә чит ил журналистлары белән очрашу вакытында моны Путин да раслады: "Без күзәтүчеләрне үзебездә урнаштырырга әзер. Алар әлбәттә Украинада да урнашырга тиеш. Русия газы Европага китә торган бар станцияләрдә дә."

Шулай итеп, низагның бер өлеше чишелергә тора. Русия ягы Украинаны газ урлауда гаепләгән иде. Украина моны кире какты. Күзәтүчеләр шушы бәхәскә нокта куярга тиеш. Бу шартларда Русия Европага газ җибәрә башларга әзер.

Украинаның үзенә килгәндә, газ бәясе мәсьәләсе әлегәчә хәл ителмәгән. Бу сөйләшүләр әле алда һәм Путинның журналистлар белән очрашуда Украина җитәкчекләре исеменә әйткән сүзләренә караганда, җиңел булмаячак.

"Украинаның хәзерге җитәкчелеге икътисадның нормаль, үтә күренмәле эшчәнлеген оештыра алмый. Алай гына түгел, Украина халкына һәм дәүләтенә зыян китерә. Ни аяныч, Украинада сәяси көрчек һәм хакимияттә югары дәрәҗәдә коррупция күзәтелә. "

Җомга көнне күзәтүчеләр Украинга инде килә башлаган, дип хәбәр ителде. Әммә күзәтүчеләр урнашып, Газпром газны җибәрә башлаганнан соң, ул әле Европага шундук килеп җитә дигән сүз түгел.

Газпром вәкилләре әйтүенчә, алар кранны ачканнан соң, газ Украинага барып җитсен өчен кимендә 30 сәгать кирәк булачак. Нафтогаз вәкилләре сүзләренчә, Украинага килгән газ Европага барып җитсен өчен тагын 36 сәгать кирәк булачак. Ягъни, Русия газы Европа илләренә барып җиткәнче кимендә өч көн үтәчәк.

Газ кытлыгы аркасында мазут яга башлаган һәм кайбер ширкәтләрен туктатырга мәҗбүр булган илләр бу сәгәтьне зарыгып көтәчәк.
XS
SM
MD
LG