Accessibility links

Газ килешүе имзаланды. Ниһаять


Русия вице-премьеры Игорь Сечин яңа имзаланган килешү белән
Русия вице-премьеры Игорь Сечин яңа имзаланган килешү белән

Русия газының Украина аша агымын күзәтү турында килешү имзаланды. Сишәмбедә Газпром Европага газ җибәрә башларга вәгъдә итә.

Мәскәү белән Киев арасындагы газ низагы атна ахырында яңа борылыш алды. Русия, Украина һәм Европа Берлеге арасында ирешелгән өчьяклы килешүне Киев өстәмәләр белән имзалаганнан соң, Русия аны көченнән чыгарды һәм яңадан, өстәмәсез, имзаларга таләп итте.

Ачу чыгарган өстәмәләр

Украина аша газ агымын контроль итү өчен аның юлында күзәтүчеләр урнаштырырга дип Русия, Украина һәм Европа Берлеге рәсмиләре узган җомгада килешкән иде. Шушы шарт белән Газпром Европага газ җибәрә башларга вәгъда иткән иде.

Әммә Украина ягы килешүне өстәмәләр белән имзалаган булып чыкты. Премьер-министр Юлия Тимошенко яңгыраткан өстәмәләрдә "Украина Русия газын беркайчан да урламады, тулысынча Европага җибәреп барды, узган елда газ өчен тиененә кадәр түләде, аның башка бурычы юк" дигән сүзләр бар иде.

Бу өстәмәләр Мәскәүнең ачуын чыгарды. Мәскәү Киевны газ урлауда гаепли. Русия ягы өстәмәләрне ялган дип атады, килешүне көченнән чыгарды һәм Украина ягын аны яңадан, бер өстәмәсез, имзаларга таләп итте.

Ахыр чиктә Украина рәсмиләре дүшәмбедә килешүне, ничек бар шулай, имзалаган. Соңнан аңа Европа рәсмиләре дә имзаларын салган. Брюссельдә үткән бу чарада Русия вице-премьеры Игорь Сечин һәм Газпром җитәкчеләре дә катнашты.

"Әле генә Русия газының Украина аша агымын контроль итү турында беркетмәгә соңгы имзалар куелды. Күзәтүчеләрнең тиешле урыннарга килүен тәэмин итергә үтенәм." Газпром башлыгы Алексей Миллер дүшәмбе төштән соң Брюссельдән Русиягә шалтыратып шундый күрсәтмә бирде.


Европа газ көтә

Шулай итеп, Миллер телгә алган күзәтүчеләр тиешле урыннарга урнашканнан соң, Газпром Европа илләренә газ җибәрә башларга җыена.

Европада бу көннәрдә шактый салкын һавалар тора. Газ кытлыгы аркасында мазут яга башлаган һәм кайбер ширкәтләрен туктатырга мәҗбүр булган илләр бу газны инде зарыгып көтә.

Әйтик, Болгарстанда, җылыту өчен ягулык булмау сәбәпле, кайбер мәктәпләр ябылды. Словакия инде бер туктаткан атом станциясен кабат эшкә җигү турында уйлый башлаган иде.

Газпром башлыгы урынбасары Александр Медведев газны сишәмбе иртәсендә Украинага җибәрә башлау ихтималын әйтте.

Бу газ Европага шундук барып җитә дигән сүз түгел. Белгечләр әйтүенчә, краннар ачылганнан соң, газ Украина аша узып, Европа илләренә барып җитсен өчен кимендә 36 сәгать кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG