Accessibility links

Казакъ журналисты төрмәдә ачлык тота


Казакъстанның махсус иминлек хезмәте төрмәсендә тотылган журналист "Алма-Ата Инфо" басмасының баш мөхаррире Рамазан Эсергенов ачлык чарасын дәвам итә һәм таныклык итүдән баш тарта. Аның хатыны Раушан сүзләренә караганда, Рамазан Эсергенов үз эшенең махсус хезмәтләр тарафыннан тикшерелүенә каршы. "Аларның бу эштә үз максаты бар", ди журналист.

Эсергенов илнең көньягындагы Тараз шәһәрендә бер кешелек камерада тотыла. Рәсмиләр аны ноябрь аенда чыккан мәкаләсендә дәүләт серләрен ачуда гаепли. Мәкалә Тараз рәсмиләре арасындагы ришвәтчелек турында булган. Журналистларны яклаучы хөкүмәттәнтыш оешма президенты Розлана Таукина сүзләренә караганда, Эсергеновның тормышына куркыныч яный, ул йөрәк авыруыннан җафа чигә. Эсергенов табиплар ярдәмен дә кире кага, чөнки үзен ялгыш дәвалыячакларыннан курка, диде Таукина.

XS
SM
MD
LG