Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитогорски татарлары ничек яши?


Журналист Мөслимә Шәфыйк күптән түгел генә Чиләбе якларында булып кайтты.

“Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә яшәгән татарларның күбесе заманында тимер кою комбинатында эшләп шунда яшәп калган. Бик бай шәһәр булуга карамастан, Магнитогорски комбинаты күп кенә җитештерү ширкәтләрен япты. Анда эшләүчеләрне кыскарту бара. Халык арасында кредит алып түли алмаганнар арасында үзенә кул салучылар күп булганга һәм вату-җимерүләр, урлашу очраклары ешаю сәбәпле, Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин Тәлгать Таҗетдинга мөрәҗәгать итте.

“Сезнең мөселманнар арасында дәрәҗәгез бар, сүзегез дә үтә, бу кризис авырлыкларын җиңеп чыгарга, мөселманнарны сабыр булырга өндәгез”, дип үтенде ул. Бу чарага Чиләбе, Курган өлкәсе мөфтиләре дә чакырылды, зур - зур җитәкчеләр, балалар һәм яшьләр дә бар иде.

Иң проблемалы мәсьәлә - милли мәдәни мохтариятнең бинасыз торып калуы һәм аның төрле тармакларга таралып бетүе булды. Нургали Әхәт улы җитәкчелегендәге милли мәдәни мохтарият тарафыннан элек “Төп йорт”дигән газета чыгарыла иде. Хәзер ул газетаны “Иман” вакыфы Җәмигъ мәчете мөхтәсибәте белән бергә нәшер итә. Арендага акча түли алмаганга аларны элек җыела торган урыннарыннан чыгарганнар.

“Халыклар дуслыгы йорты”нда Кадрия Исхакова милли мәдәниятләр идарәсенең эшен алып бара.

Хәзер аларга “Халыклар дуслыгы йорты”нда башка милләтләргә биргән кебек, бер олы бүлмә биргәннәр. Анда бер мең кеше сыярлык зал да бар.
“Сөембикә” дип аталган ансамбльләре белән борынгы җырларны да бүгенге җырларны да башкаралар, киемнәре матур. Алар мәктәпләрдә чыгыш ясый.

“Хәтер” фольклор фестивале дә үткәрелде. Анда балалардан алып 80 яшьлек апаларыбызга хәтле катнашты.

Нургали Әхәт улы үз акчасына кәгазь сатып алып 500 данә тираж белән “Татар рухы”газетасын чыгара. Аны таратуны да үзе оештырган. Бер җирдән дә хезмәт хакы алмый ул. Аңа бизнесменнар ярдәм итә. Эшмәкәрләр биргән ике сарык белән Корбан гаете дә үткәрделәр.

Бер татар ханымның хәләл ризыкларга бай ашханәсендә китапханә дә бар.

Иң гаҗәпләндергәне шул булды- китапханәләрендә гарәп хәрефләре белән язылган бик күп борынгы китаплар саклана. Аларны бу якларга татарлар үзләре белән алып килгән. Араларында 1600 елгы китаплар да бар. Корымланган, күмерләнгән, ертылган, таушалган Көръән китапларын үзләре белән саклап йөрткәннәр. Шаккаткыч хәл!

Ашханәдә 25 бала өчен бер татар сыйныфы да ачканнар. Аларны очсыз гына бәягә генә ашаталар да. Алар анда намаз укый. Балалар анда дүрт: татар, урыс, инглиз, француз телләрен өйрәнә.

Әмма укытучылар, Әнисә һәм Абдулла хәзрәт Мөбәрәкшиннар, ата-аналар балаларын татарча укытырга бик теләп бирмиләр, дип зарланалар.

Магнитогорскидагы күпчелек татарлар “Яңа гасыр” телевидениесен карап яши. Казанга килеп яңа язмалар, китаплар алып кайта. Иң сөенечлесе шул- аларга иман нык сеңгән.

Аларның күбесе мәҗбүри рәвештә сөрелгән мулла нәселеннән булган. Мөселман йолаларын үтиләр, гореф-гадәтләрне дә саклыйлар. Мәдхия абыстай, элек ул мәктәп җитәкчесе булган, зур тырышлык куя, яшьләрне өйрәтә. Мәчетләрдә вәгазьләр татарча укыла”, ди Мөслимә Шәфыйк.
XS
SM
MD
LG