Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия патриотлары" Татарстанда сайлаудан баш тартты


"Русия патриотлары" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе Татарстанда март аенда үтәчәк парламентка сайлауның нәтиҗәсе алдан ук билгеле, дип үзләренең сайлауда катнашмаячакларын белдерде. Бу хакта бүлекчәнең рәисе Равил Хөснуллин журналистлар алдында әйтте. Партия Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә үзенең теркәлгән намзәтләр исемлеген алуны сорап мөрәҗәгать итте.

Бу карар партия җитәкчелеге белән киңәшләшеп кабул ителде, диде Хөснуллин. Аның сүзләренә караганда Татарстанда парламентка үтәчәк партияләр исемлеге инде төзелгән. Гайре рәсми планга караганда, Дәүләт Шурасында 80% якын урын "Бердәм Русиягә", 7% "Гадел Русия" фиркасе һәм 8% якын урын коммунистларга булачак. Калган 5-6% либерал-демократлар, Халык Берлеге һәм "Русия патриотлары" арасында бүленәчәк, бу фиркаләрнең берсе дә парламентка үтә алмаячак, диде Хөснуллин.
XS
SM
MD
LG