Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сираҗи: “Дөрес санарлармы?”


Сәясәт белгечләре кризис сәбәпле халык 1 мартта хакимият фиркасенә тавыш бирмиячәген фаразлый. Дәүләт шурасында 15-кә якын яңа, бер дә көтелмәгән кешеләр депутат булырга мөмкин, ди алар.

14 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе дәүләт шурасына депутат булып барырга теләүчеләрдән гариза алуын төгәлләде. Билгеле булганча шурадагы 100 депутатның яртысы фирка исемлекләреннән булса, икенче яртысы бер мандатлы төбәкләрдән сайланачак. Соңгы мәгълүматларга караганда, дәүләт шурасына эләгү өчен 1 мартта төбәкләрдә 198 намзәт көч сынашачак.
Бу исемлектә 16 “Гадел Русия”, 8 “ЛДПР”, 45 “Бердәм Русия”, 21 намзәт “КПРФ” фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән, калган 105 кеше үз теләкләре белән гариза тапшырган.
Республиканың сәясәт белгечләре исә, фирка исемлекләре белән хәл аңлашылса, төбәкләрдә депутатлык өчен көрәшнең кызу булуын фаразлый. Бигрәк тә быел сайлауларның финанс кризисы вакытында узганын да исәпкә алырга кирәк. Узган бер чыгышында бу турыда президент Миңтимер Шәймиев тә әйтте.
Татарстан районнарында депутатлыкка баручылар төрле. Алар арасында югары белемле, миллиардлаган бюджетлы эре ширкәт хуҗалары да, урта белемле завод-фабрикаларда эшләүчеләр дә, югары уку йортында белем алучы студентлар да бар.
Сәясәт белгечләре бер тавыштан элек сайлауларның ясалма булуын әйтсә, хәзер алар арасында да фикер төрлелеге барлыкка килде. Мәсьәлән, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов алдагы сайлау күп кенә көтелмәгән яңалыклар алып килергә мөмкин, ди.
“Хөкүмәт фаразлавынча, сайлаулар вакытында республикада эшсезләрнең саны 150 мең кешегә җитергә мөмкин. Минемчә, алар якты тормыш вәгъдә иткән хакимият фиркасенә ышаныч белдермәс. Шуңа күрә “Бердәм Русия” тәкъдим иткән намзәтләр дә сайланмаска мөмкин. Мәсәлән, “Татнефть”тә меңләгән кеше эшсез, алар үзләренең хәзерге җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка тавыш бирүе икеле. “КамАЗ”да да шул хәл.
Казанның Габишев бүлгесендә депутат Штанин намзәт булып тора. Әмма шул ук бүлгедә ЛДПР вәкиле Руслан Юсупов та бар. Аны легендар Радик Дракон Юсуповның туганы диләр. Шуңа күрә бәлки бу юлы, мөгаен, Штанин депутат була алмас. Депутат Салийның да Дәрвишләр бистәсе районында көндәшләре шактый. Быел сайлауда депутат Александр Таркаевны уздырырлар, минемчә. Чөнки Чистай бүлгесендә аңа тиңдәшләр юк диярлек.
Минемчә, бу сайлауның кризис вакытында узуы сәбәпле дәүләт шурасына депутат булып 15-кә якын яңа, бер дә көтелмәгән кешеләр килергә мөмкин”, ди Рәшит Әхмәтов.
Белгечләр кризис вакытында халыкның хакимият фиркасенә ышанычы бетәчәк ди
Намзәтләр теркәлә башлаган мәлдә татар җәмәгатьчелегендә, алдагы сайлауда үткен телле журналист, язучы Искәндәр Сираҗи да Кукмара бүлгесендә сайлауларда катнашырга уйлый икән, дигән сүз чыккан иде. Сираҗиның усал тел белән язылган тормышчан мәкаләләрен укып барган, авыл әби-бабайларында өмет тә уянган иде. Янәсе дәүләт шурасына халык тормышын аңлаучы бер генә кеше булса да кергәч. Гаризалар кабул итү тәмам, исемлекләр әзер, ә анда Искәндәр Сираҗи исеме юк. Сайлауда катнашу теләгеннән кире кайтуы турында ул Азатлыкка болай диде.
“Башта сайлауда катнашырга ният бар иде. Әмма сәяси вәзгыятьне өйрәнгәч, күпне аңладым. Тавыш җыя алсам да, бу бит әле аны дөрес санаячаклар, дигән сүз түгел. Бездә һәрвакыт тавыш ничек бирелүдән түгел, ничек санаудан тора. “Бердәм Русия” фиркасенә бездә гадәттә 80% тавыш бирәләр. Мондый әйбер мөмкин түгел. Халык түрәләрне күрә алмый. Аларга тавыш бирмәс өчен, шайтанга да тавыш бирергә әзерләр. Ә нәтиҗәдә шуның кадәр тавыш җыелган килеп чыга. Күп кеше инде сайлауларга да йөрми башлады. Һәм менә бу йөрмәү хәрәп итә.
Дәүләт шурасына бүген сәясәт ясый алырдай кешеләр кирәкми. Минем анда берүземнең акырып утыруымнан бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Үтә дә алмаячагымны аңладым. Яхшы гына аңлатучылары да табылды. Без никадәр генә депутатларны яшәртәбез дисәк тә, әле дә пенсионерлар күп. Минемчә, алдагы сайлауларда, гадәттәгечә күпчелекне “Бердәм Русия” тәшкил итәр. Коммунистларга бик аз гына мөмкинлек бирелер”, ди Искәндәр Сираҗи.
Бер мандатлы бүлгеләрдә сайлауда катнашачак намзәтләрнең исемлегенә күз салсаң, биредә халыкка таныш булмаган күп кенә эшмәкәрләр бар. Белгечләр фикеренчә, аларның кайберләре шурага керәчәк, әлбәттә. Әмма сайлауны гадел үткәрергә дип игълан ителсә дә, сәясәтчеләр фикеренчә, бу исемлектән кемнең кайсы бүлгедән депутат булып сайланачагын алдан да белеп була.
Мәсәлән, кайбер районда депутат булырга дистәгә якын кеше катнашса, дәүләт шурасының элекке депутатлары Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ринат Закиров сайланган Арча, Актүбә, Апас районнарында ярышырлык көндәшләр дә юк. Шуңа күрә аларның яңаданепутат булып сайлануы, көн кебек ачык, ди белгечләр. “Татэнерго” башлыгы Илшат Фәрдиев, “Татспиртпром” башлыгы Рәшит Шәхетдинов, “ВАМИН Татарстан” ширкәте җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗевне дә сайлау ярышында язмышы шундыйрак булачак диләр.
XS
SM
MD
LG