Белеме белән хокук белгече булган Мишель, Ак йортта “беренче ханым” гына түгел, илдәге “беренче ана” да булырга җыенуы хакында белдерде. Аның үзенең планнары еллар буена оешкан гөреф-гадәтләргә, моңарчы "беренче ханымнар" башкарган рольгә ни дәрәҗәдә туры килер?
"Беренче ханым" нинди булырга тиеш?
"Беренче ханым" урынына эшкә алмыйлар, эш хакын түләмиләр, аның анык эш вазыйфалары, кагыйдаләре юк, бу эш турында конституциядә дә язылмаган. Әмма АКШ тарихында беренче ханымнар һәр вакыт зур роль уйнады һәм игътибар үзәгендә булды.
АКШның "беренче ханымы" рәсми аш мәҗлесләрендә катнаша, дәүләттән тыш проектларны алып бара, дөнья күләм вакыйгалар үзәгендә була. Ул үзен карап йөрергә һәм килешле киенергә тиеш.
"Беренче ханым" иренә киңәшләр бирә ала һәм сәясәткә тәэсир итү мөмкинлегенә ия. Әмма аның өчен язылмаган бер кагыйдә бар, ул ирен узып, алга чыкмаска тиеш.
Мишель Обама "беренче ханым" вазыйфасына керешкәч, бәлкем, бу Харвард институтын бетергән хокукчы өчен начар эш урыны дип әйтүчеләр булыр. Әмма "беренче ханымнардан" профеcсиональ уңышлар өмет итмиләр.
Президент гаиләләре турында китап язган журналист Кати Мартон, “Ак йорт президент хатыннарына карьера ясар өчен иң уңайлы урын түгел, без үзебезнең гөреф-гадәтләрне яратабыз һәм монда зур яңалыклар күрергә теләмибез”, дип әйтә.
Ак йорттагы ханымнан нәрсә көтәләр?
Хәзер АКШ дәүләт секретаре урынына билгеләнгән Хиллари Клинтон, Ак Йортта 1993-2001 елларда "беренче ханым" булып торды. 2004 елда бергән әңгәмәдә ул бу елларны “ бу минем тормышында беренче тапкыр, тәүлек буы дәвам иткән ихтыяри эш булды”, диде.
Хиллари Клинтон "беренче ханым" булганда да дәүләт эшен башкарды. Бил Клинтон аны сәламәтлек саклау системасына реформалар үткәрү комиссиясе башлыгы итеп билгеләде.
Бу адымны америкалылар яратмады, борчылып кабул итте. Хиллари, моңа җавап йөзеннән, “Вашингтонның шундый консерватив штат булуын белмәгән идем”, дип белдерде.
Британия премьер-министры Тони Блэирның тормыш иптәше Шерри Блэир, “Таймс” газетасында алып барган сәхифәдә Мишель Обамага киңәшләр бирә. Ул аңа арттарак торырга өйрәнергә тәкъдим итә.
Шэрри Блэир - 4 бала анасы, хокук белгече, ире ил белән идарә иткәндә дә эшен калдырмаган "беренче ханым" булды.
АКШта исә "беренче ханымның" бер кайчан да, ире президент булганда читтә эшләгәне булмады.
Мишель Обама эшне ташларга мәҗбүр булуына борчылмый. Ул, башлангыч вакытта, кызларын тәрбияләү һәм карау үзе өчен иң мөһим эш дип санавын әйтте. Шулай итеп ул "беренче ханым" урынында, аңа кадәр, еллар буе барлыкка килгән гореф-гадәтләрне җимерергә теләмәвен күрсәтә.
Шул ук вакытта, Райдер Колледжның профессоры Майра Гатин, Мишель Обама киләчәктә нәрсәгә өстенлек бирәчәген әлегә ачык итеп әйтмәде, диде.
“Минемчә, кешеләр Мишель Обама мин "беренче ана" булачакмын дип гаҗәпләндәргәннән соң, аның нинди "беренче ханым" булуын белергә тели. Кешеләр аның һәм аның гаиләсенең Ак Йортта ничек җайлашуы, яңа тормышка ничек күнегүе белән кызыксына”- ди ул.
Президент хатыны- бик мөһим кеше
Өлкән Джорж Бушның хатыны, хәзерге призидентның әнисе Барбара Буш, "беренче ханым" вазыйфасы турында күп белә. Ул еллар буе иренең һәм улының киңәшчесе булды.
Президентның хатыны, аның бердәнбер ышанчылы кешесе була ала, ди ул. "Беренче ханым", башкалар әйтергә теләмәгәндә дә, президентка дөреслекне җиткерергә тиеш, ди Барбара.
Хиллари Клинтон Барбара Бушны : “Ак Йортта бик тәэсирле һәм ире җитәкләгән идарәдә бик зур роль уйнаган башка беренче ханымнар да булды, әмма ул һәр вакыт игътибардән читтә калырга тырышты” – дип искә ала.
Хиллари Клинтон 1993 елда "беренче ханым" булгач, Барбарадан бу вазыйфаны ничек башкару турында күп нәрсәгә өйрәнде.
АКШ президенты Рональд Рейганнының хатыны Нэнси да, идарәдәге хезмәткәрләрне һәм президент эшләрен нык күзәтеп барды. Президент Линдон Джонсонның да, хатынының чыгышларын һәрвакыт тыңлап, тәнкыйтьләп барганын әйткәне билгеле.
Мишель Обама "беренче ханым" урынында үзен ничек тотачак әлегә әйтеп булмый, әмма америкалылар, ул Ак Йортта бар президентларга кирәк булган гаилә учагын тотачак дип өметләнә.