Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ бәхәсендә Европаның түземлеге бетеп килә


Европа илләрен газсыз калдырып, Русия Берлек белән мөнәсәбәтләрен бөтенләй бозарга мөмкин. Нәтиҗәдә, Русия бөтен сатып алучыларын югалта ала.

14 гыйнварда Европа Парламенты утырышында Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Барроззу, Русия һәм Украинага ышаныч бетеп, үзара мөнәсәбәтләргә зур зыян салынырга мөмкин дип белдергән иде.

Ул ике якны килештерү һәм мәсьәләне хәл итү өчен күп көч түкте. Баррозу бу бәхәсне “кабул ителмәслек” һәм “ышанмаслык” дип бәяли.

Соңгы 4 елда өченче тапкыр, Русия Европага аңлашылмаган сәбәп белән газ бирүне туктата. 2006 елда Украина белән проблемалар булды, 2007дә Беларус белән аңлашылмаучынлык килеп чыкты, быел яңадан Украина белән бәхәс бара.

Русиянең яшерен нияте булганмы?

Русиянең ниндидер хәйләсе булса да, ул сәяси уенга охшый. Икътисади файда ягыннан бәя биргәндә, Русия бизнесына зур куркыныч яный, ул бөтен сатып алучысын югалта ала.

Бу газ бәхәс Европаның ачуын чыгара. Бу көннәрдә Европада хөкүмәтләргә энергиягә бәйлелекне тиз арада бетерергә чакырулар яңгырады. Европа Берлегенең энергия өчен җаваплы министрлары транспорт юллар һәм чыганакларны төрлеләндерергә кирәк, дип белдерде.

Берлек илләре Русияне урап уза торган Набукко проектында катнашырга вәгъдәләр бирде. Бу газ үткәргеч 2015 елга төзелеп бетәргә тиеш.

Европа газ бәхәсендә ни эшли ала?

Европа Берлеге үзе өчен тагын бер күңелсез ачыш ясарага мәҗбүр булды. Русия Украина белән зур каршылыкка керде.
Русия Украинага аз-маз газ биреп карады, шул арада 20ләп Европа иле иң салкын көннәрдә газсыз утырды.

Еврокомиссия башлыгы Баррозу “Газпром” һәм “Нафтогаз” өстеннән мәхкамәгә шикаять итү белән яный. Европа илләре аңа теләктәшлек белдерә. Әмма шул ук вакыттa, Европа мәхкамә эшләренең еллар буына сузылачагын аңлый. Берлек үзен көчсез хис итә, ул әгъза илләрнең интегүләренә каршы бернәрсә дә эшли алмый.

Бу бәхәстә Европа гына түгел, Русия икътисады да зыян күрә. “Газпром” көненә кимендә 125 миллион евро югалта бара.

Газ бәхәсеннән шулай ук, гадәттә “Русиянең дуслары” дип саналган Греция, Болгарстан, Маҗарстан, Словакия, Италия, Германия һәм Франция зыян күрде.

Бу бәхәснең уйланган эш булуына ишарә итүче әйберләр бар. Әйтик Грузия белән сугыш вакытында да, хәзер дә, Русия Европаны низагка тартып кертте һәм шул рәвешле Европа белән идарә итәргә теләде, дип әйтүчеләр бар.

Украина бу бәхәстә нык торса да, аның җитәкчелегеннең абруы төште.

Брюссельдә премьер-министр Юлия Тимошенконың элек кабул ителгән декларациягә өстәмәләр кертүен яратмадылар. Шулай ук Европа вәкилләренең аның һәм президент Ющенко белән аерым сөйләшергә туры килүен ошатмадылар. Киевтан да, энергетика өлкәсе һәм сәяси даирәләр арасындаге бәйләнешләр мәсьәләсендә аңлатмалар көтәләр.

Бер яманның, бер яхшысы бар.

Украинаның транзит ил буларак ышанычны югалтуы, НордСтрим проектына этәргеч бирә ала.
Мәскәү Германиядән “Норд стрим” төзелешенә акча сорый. Хәзер Германия акчаларын башка энергия юлына тотырга мөмкин.
Моңарчы Русиядә 40% газ алган Германия, ягулыкны Африкадан китертү белән кызыксына башлады.

Мәскәү Грузиядәге сугыштан соң Европа Набукко төзелешеннән баш тартыр дип өметләнгән булса, ул өмет акланмады. Европа Берлеге илләре арасында бу газ үткәргечкә игътибар арта.

Русия бу вәзгыятьтә, Набуккога альтернатив проект, Кара дингез төбеннән газ торбасын сузу пректына өмет тота. Әмма монда Греция, Болгарстан, Романия һәм Маҗарстан ярдәме кирәк. Бу илләр хәзерге хәлләр өчен, Русияне кичереме?

Бу кризис шулай ук Европа Берлегенең атом энергиясенә игътибарын арттырырга мөмкин. Словакия үзенең бер ябылган атом станциясен яңадан эшләтеп җибәрергә уйлый. Болгарстанның да шундый ук планы бар. Литва да энергия бирүче станциясен ябудан баш тарта.

Хәттә Германия, үзенең элекке карарларыннан кире кайтып, атом энергиясен яңадан игътибар үзәгенә куярга мөмкин. Бу хакта илнең икътисад министры Михаэль Глос белдерде.

Хәзерге шартларда, Брюссельгә бу илләргә кисәтү белдергәнче, җиде кат үлчәргә туры килә.
XS
SM
MD
LG