Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вильнюста хөкүмәткә каршы урам җыены узды


Литва башкаласында икътисади авырлыклар, югары салымнар һәм эш урыннарын кыскартуга каршы урам җыенына берничә мең кеше чыкты. Халык башта парламент алдына җыелды, бинага йомырка һәм кар атты. Җыелган халыкны полиция таратты. Җыенда 7 меңләп кеше катнашкан, дип хәбәр ителә.

Латвия башкаласы Ригада сишәмбе көнне узган каршылык чарасында 10 меңләп кеше катнашты. Болгарстанда урам җыены вакытында тәртипсезлекләр булуы турында хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG