Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: газ низагы Русия-Украина проблемасы гына түгел


Русия президенты Дмитрий Медведев, газ проблемасы Русия-Украина мөнәсәбәтләре кысаларыннан чыкты һәм аны чишер өчен Европа илләренең дә катнашуы кирәк, дип белдерде.

Медведев шимбә көнне Мәскәүдә газ саммитын уздырырга тәкъдим иткән иде. Украина һәм Европа Берлеге саммитка зур кызыксыну белдермәде.

Киев белән Мәскәү арасындагы газ низагы аркасында Европаның 18 иле кирәкле күләмдә газ ала алмый. Украина белән Русия килеп туган проблемада бер берсен гаепли.

Шимбә көнне Мәскәүдә Русия һәм Украина премьер-министрлары очрашачак. Европа Берлеге сөйләшүгә үз вәкилләрен җибәрә.


XS
SM
MD
LG