Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбриз Казанга фарсы теле мөгаллимен җибәрәчәк


Татарстанга Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте вәкиллеге килде. Казанда Иранның баш консуллыгы ачылганнан бирле, Татарстан белән Иран арасында хезмәттәшлек артты.

Узган елны гына Татарстан һәм Иран мәдәният һәм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге хезмәттәшлекне арттыру турында килеште, шулай ук күптән түгел Казанда Иран тарафыннан әзерләнгән фотокүргәзмә тәкъдим ителде, “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә дә Иран фильмнарын күрсәтү арта бара.

Бу көннәрдә Казанга килгән Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте вәкиллеге белән очрашуда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев киләчәктә дә ике ил арасында элемтәләрне ныгыту кирәклегенә басым ясады.

25тән артык кешедән торган вәкиллеккә виллаятнең губернаторы, башкала Тәбриз шәһәре мэры, мәҗлес, ягъни парламент вәкиле, сәясәтчеләр, галимнәр, эшмәкәрләр кергән.

Көнчыгыш Азәрбайҗан Иранның сәнәгать үзәге булып санала. Анда машина төзелеше, күн аяк киеме, нефть эшкәртү кебек тармаклар үсеш алган. Татарстан белән дә алар әлеге өлкәдә хезмәттәшекне арттырмакчы.

14 гыйнвар көнне Көнчыгыш Азәрбайҗан кунаклары “Идея” технопаркында булып Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән танышты.

“Казан һәм Тәбриз шәһәрләре технопарклары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәчәк”, диде Ираннан килгән губернатор. Аның сүзләренчә, быел Тәбриздә - Татарстан көннәре һәм Казанда - Көнчыгыш Азәрбайҗан көннәре узачак. Губернатор шулай ук тиздән Тәбриздә Татарстанның, ә Казанда Көнчыгыш Азәрбайҗанның сәүдә-сәнәгать вәкиллекләре ачылачагына өметен белдерде.

Әхмәд Галириза Бәйги әйтүенчә, 2007 елда Тәбриздә ачылган “КамАЗ” ширкәтенең бүлеге Иранның барлык вилаятләрен йөк машиналары белән тәэмин итә. Киләчәктә Чаллыда “КамАЗ” ширкәтендә җиңел Иран тракторларын һәм Тәбриздә “КамАЗ“ның авыр тракторларны җыю планлаштырыла.

Көнчыгыш Азәрбайҗан вәкиллеген Казанның югары уку йортлары белән хезмәттәшлек тә шактый кызыксындырды. Алар Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында һәм Казан дәүләт университетында булдылар.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев эш сәфәре кысаларында кунакларның Казан дәүләт университетына һәм Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетына баруын хуплап узды. “Безнең яшьләрнең иранистика белән мавыгуына үзегез инанырсыз”, диде ул.

Җомга көнне Казан дәүләт университетында булганда Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте губернаторы Әхмәт Галириза Бәйги уку йорты ректорыннан фарсы телен өйрәнүне тагы да көчәйтеп булмыймы, без ярдәм итәр идек, дип сорады.

Ректор Мәгъзүм Сәлахов тиздән дәүләт университетында иранистика, ягъни Иранны өйрәнү үзәге ачылачагын әйтте.

Андый үзәк Казандагы татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында эшләп килә инде. Анда студентлар фарсы телендә Иран әдәбияты, тарихы, мәдәниятен өйрәнә.

Һуманитар-педагогика университетында фарсы теле укытучысы кирәклеккә басым ясалгач, вилаят губернаторы мөгаллим җибәрүдә ярдәм күрсәтәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG