Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Русия президентына каршы


Уфа адвокаты Евгений Кареев Русия президентына һәм ил хөкүмәтенә шикаять белдерә.

Аның бу шикаяте кайбер мәхкәмә эшләрен карауга утырышчыларның хокукларын кысуга бәйле.

“Мәгълүм булуынча, Русия дәүләт думасы депутатлары дәүләт үзе кызыксынган тараф булган мәхкәмә эшләренә утырышчыларны катнаштырмау турында канун кабул итеп, ил Конституциясен бозды. Шушы канунга ил президенты Медведев та имза салган. Шулай итеп, конституция гаранты булган президент үзе дә безнең хокукларны боза”, ди Евгений Кареев. Шушы уңайдан адвокат Мәскәүдә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

“Әгәр шушы шикаятьләремне Русиядә канәгатьләндерүдән баш тартсалар, мин Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен”, ди Уфа адвокаты Кареев әфәнде.

Русия депутатлары кабул иткән канунга ярашлы, дәүләткә каршы җинаять кылучылар эшләрен утырышчылар карый алмый булып чыга. Шушы аңлатма белән дәүләткә һәм хөкүмәткә каршы кечкенә генә ризасызлык белдергән теләсә кемне хөкем итеп булачак, ди Евгений Кареев.

XS
SM
MD
LG