Accessibility links

"Шок терапиясе" ир-атларны кырган


1990-нчы еллар башындагы ашкынып хосусыйлаштыру шаукымы ир-атлар арасында эшсезлек, эчкечелек һәм нәтиҗәдә үлем очраклары артуга китергән
1990-нчы еллар башындагы ашкынып хосусыйлаштыру шаукымы ир-атлар арасында эшсезлек, эчкечелек һәм нәтиҗәдә үлем очраклары артуга китергән
Британиянең Lancet исемле абруйлы медицина журналы үзенең соңгы санында коммунизмнан капитализмга күчеш чорының кеше гомеренә ничек тәэсир итүе турында бер кызыклы тикшеренү нәтиҗәләрен бастырган.

Оксфорд университеты галимнәре 1990-нчы елларда Көнчыгыш Европа һәм элекке совет илләрендә хосусыйлаштыру тизлеге белән шушы 25 илдә ир-атларның үлем дәрәҗәсе арасындагы бәйләнешне тикшергән.

Галимнәр ул елларда совет чорының инфраструктурасы җимерелүе, югары инфляция, кораллы низаглар кебек башка факторларны да искә алган.

3 миллион сәбәпсез үлем

Социология белгече Давид Стаклер җитәкләгән төркем 1990-нчы еллар башында хосусыйлаштыру өлкәсендә “шок терапиясен” кулланган илләрдә үлем дәрәҗәсе 13% арткан дигән нәтиҗәгә килгән.

“Берләшкән Милләтләр мәгълүматына күрә, 1990-нчы еллар башында гадәттәгедән 3 миллионга күбрәк сәбәпсез үлем очрагы теркәлгән. Моның төгәл сәбәбен белүче, аны капитализмга күчү белән бәйләүче юк иде, - ди Стаклер. – Безнең тикшеренүгә күрә, бу сәбәпсез үлемнәр капитализмнан коммунизмга артык тиз “сикерү” белән бәйле.”

Әлбәттә, ашкынып хосусыйлаштыру турыдан-туры үлем дәрәҗәсенең артуына китергән дип әйтү дөрес булмас иде, ди галим. Һәр статистик тикшеренүдә шикелле, саннардан чыгып төгәл сәбәпне билгеләү мөмкин түгел. Яхшы галим бу очракта нәрсә эшли? Ул шушы гипотезага бәйле булган мөмкин кадәр күбрәк очракларны тикшерергә тырыша.

Тикшеренү авторларының берсе Лондондагы Гигиена һәм тропик медицина мәктәбе табибы Мартин Макки сүзләренчә, элекке тикшеренүләрдә үлем артуның сәбәпләре итеп эчкечелек, начар туклану, сәламәтлек системының җимерелүе китерелгән булган.

Ипләп кирәк

Галимнәр фикеренчә, ахыр чиктә 1990-нчы елларда нәкъ менә ашкынып хосусыйлаштыру эшсезлек артуына, бу үз нәүбәтендә эчкечелеккә, сәламәтлек бозылуга китергән.

Стаклер сүзләренчә, аларның тикшеренүе шулай ук, ни өчен эчкечелек һәм эшсезлекнең кайбер илләрдә югарырак булуын да аңлата. Мисал өчен, Русиядә эчкечелек һәм эшсезлек күрше Беларус белән чагыштырганда югарырак булган. Стаклер сүзләренчә, эш шунда: Русия үзгәрешләрне тиз башкарса, Беларус акрын селкенгән һәм моның өчен вакытында тәнкыйтьләнгән булган.

Бу урында Татарстан җитәкчеләренең дә 1990-нчы елларда чама белән эш итү, республика милеген чит кулларга сатып җибәрмәү, “шок терапиясе” урынына салмак күчеш сәясәтен алга сөрүен телгә алырга була. Бу сәясәт ул вакытта “Татарстан моделе” исеме белән дә танылды. Моның ир-атлар сәламәтлегенә йогынтысы нинди булгандыр, әлегә андый мәгълүмат юк.

Сугыштан тыш

Стаклер сүзләренчә, алар ул чорда төрле төбәкләрдә булган кораллы конфликтларны да исәпкә алган. Мисал өчен, Таҗикстанда ватандашлар сугышы ир-атларның уртача гомерен 11 елга кыскарткан.

Ә менә Хорватиядә, сугыш булуга карамастан, гомер озынлыгы, ни гаҗәп, киресенчә, иң озыннардан булган.

Шул ук вакытта, сугыш барган төбәкләрдә үлем очракларының киметелеп күрсәтелүе дә ихтимал. Мисал өчен, Чечняда күп кенә үлем кәгазьләре югалган.

Грузиядә үлемне теркәү өчен түләү кертелгәннән соң, андый очракларның кимүе күзәтелгән.

Тикшерү нәтиҗәләренә хата кертмәс өчен андый хәлләр аерым тикшерелгән.

Җитди бәйләнеш

Стаклер сүзләренчә, алар үзләре чыгарган нәтиҗәгә тулысынча ышана - Русия, Казахстан, Латвия, Литва, Эстония кебек илләрдә яшәү дәрәҗәсе төшү белән ашкынып хосусыйлаштыру арасында җитди бәйләнеш бар.

Бу илләрнең барысында да 1990-нчы елларда ашкынып хосусыйлаштыру програмнары тормышка ашырылган. Эшсезлек өч тапкыр артып, 30% җиткән, урта яшьтәге ир-атлар арасында үлем дәрәҗәсе 42% арткан.

Ә менә базар икътисадына тиешле институтлар булдырып, салмаграк күчкән илләрдә бу күрсәткечләр түбәнрәк икән. Әйтик, Албания, Хорватия, Чехия, Польша, Словения кебек илләрдә эшсезлек нибары 2%, үлем дәрәҗәсе 10% арткан.

Cоциаль тормыш мөһим

Үлем дәрәҗәсенә йогынты ясаган тагын бер әйбер – халыкның социаль тормышта катнашуы. Әгәр халыкның кимендә 45% мәчет, мәхәллә, һөнәрчеләр берлеге кебек берәр оешмада әгъза булып торса, икътисадый авырлыкларны җиңелрәк кичерә икән.

Галимнәр фикеренчә, бу тикшеренү нәтиҗәләре хосусыйлаштыру эшенә керешә торган Кытай, Һиндстан, Гыйрак кебек илләр өчен файдалы була ала.

Ахырда галимнәр илдә җитди үзгәрешләр башлар алдыннан җитәкчеләргә бар нәрсәне җентекләп тикшерергә, җиде кат үлчәргә киңәш итә.
XS
SM
MD
LG