Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Бишкәк Манасны япмаска ышандыра


Кыргызстанның Манас һава базасы Мәскәү һәм Вашингтон белән сөйләшүләрдә игътибар үзәгендә.

Кушма Штатларда хакимияткә килүче Барак Обаманың Әфганстандагы хәрби чараларны көчәйтергә җыенуы турында белдерүенә карамастан, Кыргызстан җитәкчелегенең Манас һава базасыннан АКШ хәрбиләрен чыгарырга теләве турында хәбәрләр таралды.

Бу Кыргыз президентының Мәскәү сәфәре алдыннан Русия җитәкчелегенең акча кытлыгы кичерүче Кыргызстанга барлыгы 2 миллиард доллар күләмендә кредитлар һәм инвестицияләр бирү карарына уңай тәсир итәчәк дип уйларга була.
Дэвид Петреус Бишкәктә, АКИпресс хәбәр агентлыгында

Әмма дүшәмбе көнне Бишкәктә Гыйрак һәм Әфганстандагы АКШ көчләре башлыгы генерал Дэвид Петреус кыргыз рәсмиләре Кыргызстандагы АКШ һава базасын ябарга җыенмаулары турында белдерде ди.

Кыргызстанда АКШның гына түгел Русиянең дә хәрби базасы бар. Һәм Бишкәк бу илләрнең икесе белән дә шома гына эш алып барган кебек.

Соңгы арада Кыргызстан АКШка Манастагы хәрби базаның ябылачагы турында белдерергә җыена дигән хәбәрләр таралды. Манас Әфганстандагы хәрби чаралар өчен бик тә мөһим база.

Белгечләр кыргыз президенты Курманбек Бакыев, АКШның Манас базасын туктаткан очракта, Мәскәүгә президент Дмитрий Медведевтан бик тә зарур булган кредитлар һәм инвестицияләр сорарга үзенә карата мөнәсәбәтне шактый яхшыртып бара алачак ди.

Jane мәгълумат төркеменең Евразия мөхәррире Матью Клементс Манасны ябу турында бу сүзләр әлегә имеш-мимеш дәрәҗәсендә генә булса да моның кайбер якларына җитди карарга кирәк ди. Клементс Кыргызстанның Русиягә 180 миллион доллар бурычы булуын, аның икътисадының бик кыен хәлдә булуын, электр кытлыгын истә тотарга чакыра. Клементс фикеренчә, Русия бу чорда Кыргызстанга иң нык ярдам итә алучы, аның күптәнге беректәше һәм күптәнге яклаучысы булган ил.
Обама сайлау алды көрәшендә Гыйрак һәм Әфганстан сәясәте турында чыгыш ясый

Болар барысы да АКШтагы яңа хакимият өчен Кыргызстанда киртәләр барлыкка килүгә ярдам итә ала. Мәгълум булганча, АКШ президенты итеп сайланган Барак Обама Әфганстанга өстәмә 14 мең хәрби җибәрергә теләвен белдергән иде.

Әмма Петреус Бишкәктәге очрашулардан соң кыргыз ягыннан Манастагы АКШ базасының ябылмаячагына ышандырулар алганлыгын белдерде.

Кыргызстан ягы әле беркайчан да Манас арендасын туктатырга җыенуын рәсми рәвештә белдермәде. Петреус исә аренда сөйләшүләренең дәвам итәчәген әйтеп Манас өчен АКШның хәзерге еллык 63 миллион доллардан күбрәк тә түләргә мөмкинлеген белдерде.

Тик килешү булмый торып, каршылыклы хәбәрләр тынмас кебек. Русия киңкүләм мәгълумат чаралары исемнәре аталмаган кыргыз рәсмиләренең Манасны ябу Бакыев җомга көнне Мәскәүгә китәр алдыннан игълан ителәчәк дигән сүзләрен китерде.

Бакыевның Мәскәү сәфәре инде берничә мәртәбә кичектерелде. Бу Мәскәү АКШ ярдаме белән хакимияткә килгән кыргыз президентына ярдам итәргә бик теләми дигән имеш-мимешләргә сәбәп булды.

Узган атнада Кыргызстан премьер-министры Игорь Чудинов белән 300 миллион долларлык кечкенә процентлы кредит турында сөйләшүләр узды. Кыргызстанның авыр хәлдәге энергия тармагына 1.7 миллиард доллар инвестиция кертү мәсьәләсе дә каралган дип хәбәр ителә.

Элек Кыргызстан саклану министры булган кыргыз сәясәтчесе Исмаил Исаков Азатлык радиосына Манас арендасын туктату Кыргызстан хакимиятләре мәнфәгатьләренә туры килми дим белдерде.
Исмаил Исаков

“АКШ һава базасын ябу дөрес адым булмыячак, чөнки Кыргызстан халыкара террорчылыкка каршы дөньякүләм сугышка үз өлешен кертә. Манас килешүендә американнар бары Әфганстанда тынычлык урнаштырылганнан соң гына китәчәк дип язылган. Хәзер анда, киресенчә, сугыш кыза гына бара. Күптән түгел Обама Гыйрактагы көчләрне китереп Әфганстандагы хәрбиләр санын арттырачагын белдерде. Икенчедән Кушма Штатлар да Кыргызстанга зур матди ярдам күрсәтә,” – ди Исаков.

Русия Кушма Штатларның Манасны куллана алмавын тели диючеләргә каршы тагын шундый фикерләр китерелә. Манас террорга каршы халыкара сугышның мөһим өлеше.

Русия дә АКШтагы яңа хакимият белән хезмәттәшлек итәргә тели. Һәм мондый адым белән аны беректәшләреннән аеручы булып күренергә теләми.

Петреус узган якшәмбе көнне Таҗикстан башкаласындагы чыгышында “Әфганстандагы тырышлыкларның уңышка ирешүен төбәктәге һәм дөньядагы барлык илләр дә тели. Барлык илләр дә наркотик сәүдәсенең туктатылуын, экстремизмга каршы чаралар күрелүен, экстремистларның Әфганстаннан дөньядагы башка илләргә һөҗүмнәр оештырмавын тели,” – диде.
XS
SM
MD
LG