Accessibility links

Универсиада кризис сәбәпле йөгереп түгел, атлап килә


Универсиадага дигән спорт корылмалары Пекин Олимпиадасына төзелгәннәргә охшатып эшләнәчәк. Акча җитәрме?

Федераль җитәкчелек Универсиадагы биреләчәк акчаның кимемәячәген әйтә, ләкин кризис заманында аңа күпләр ышанып та җитми. Чөнки килешүләр төзелә, ә эшләнгән гамәлләр әле бик аз. 4 елдан узачак Универсиада өчен тагын 36 корылма төзергә кирәк. Шуның 29ына акчаны Русия казнасы бирәчәк, ә калган 7сенә Татарстаннан бүленәчәк. Барлыгы исә 64 спорт корылмасы булырга тиеш.

Алар 2008 елны узган Пекин Олимпиадасы проекты нигезендә эшләнәчәк икән. Чөнки ул дөньяда иң яхшы архитектура корылмалары дип санала. Үрнәк итеп “Кош оясы” һәм “Йөзү тартмасы” алынган. Бәлкем шуңадыр, футбол стадионы башта Казанның Киров районында төзелергә тиеш булса да, бу көннәрдә аның Яңа-Савин районының Казансу елгасы янына күчерәчәкләре мәгълүм булды. Әлеге гамәлне күпләр мәйдан җитмәү һәм транспорт йөреше өчен уңышсыз урын булуы белән аңлата. Ни дисәң дә, футбол стадионы 45 меңлек тамашачыны сыйдырачак.

Моннан тыш, теннис үзәге, көрәш сарае, гимнастика һәм волейбол үзәкләрен һәм су төрләре сарайларын төзисе бар. Гомумән барлык биналарга 25 миллиард сум тотылырга тиеш. Тагын 10 мең спортчыны яшәтү өчен (Универсиада авылы 11,5 млрд.сум) сафка басар дип күздә тотыла.

Әлбәттә, Универсиада бюджетының күләме турыдан-туры спорт төрләренең күпме булуы белән дә бәйле. Һәм кабул итүче як буларак Татарстан аларның санын арттырырга да мөмкин. Билгеле булганча, Русия президенты Дмитрий Медведев 2011 елны Кытайда узган Универсиадада мәҗбүри 12 спорт төре кергәнен белгәч, Казанда 13тән дә азрак булмаска тиешлеген әйтте. Шуннан бирле ул үзгәрмәде, хәтта Казан мэриясе анда өстәмә спорт төрләре кертү нияте белән яшәсә дә. Шулай итеп, төзелеш һәм төзекләндерү өчен барлыгы 36,5 миллиард сум акча кирәк булачак.

Татарстан хөкүмәте кризис шартларында Универсиаданы өстәмә эш урыннары булдыру нисбәтеннән дә кулланмакчы. Әгәр баштарак төзелешләргә чит җирләрдән килгән кешеләрне җәлеп итү күздә тотылса, хәзер республикадагы төзелеш ширкәтләренә анда катнашу тәкъдим ителә. Казан мэриясе әйтүенчә, тиз арада махсус оештыру комитеты расланырга тиеш һәм нәкъ ул Универсиада төзелешендә катнашырга теләгән ширкәтләр арасында бәйге оештырачак.
XS
SM
MD
LG