Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Укртатнафта” белән “Сувар-Казан” тартыша


Татарстан арбитраж мәхкәмәсе карары нигезендә “Укртатнафта” “Сувар-Казан” ширкәтенә 500 миллион доллар бурычлы. Украина ягы бурычны танымый, эшнең мәхкәмәдә кабат каралуын таләп итә.

Русия һәм Украина арасында ике атнадан артык барган газ бәхәсе чишелеш алган вакытта Татарстан журналистлары янә Украина белән Татарстан арасындагы тартышка игътибар итте. Билгеле булганча, Украинаның “Укртатнафта” һәм Татарстанның “Татнефть” ширкәтләре арасында акцияләрне бүлешә алмау ыгы-зыгысы берничә ел барды. Хәзер “Укртатнафта” республиканың “Сувар-Казан” ширкәте белән дә уртак фикергә килә алмый.
Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе узган елның 28 августында чыгарган карар нигезендә “Укртатнафта” 2007 елны Татарстаннан нефть алган өчен “Сувар-Казан” ширкәтенә 500 миллион доллар бурычлы. Бераз соңрак моны Самара мәхкәмәсе дә хуплый. Украина хуҗалык мәхкәмәсе исә, киресенчә, Татарстан ширкәтенең бурычны сорарга хакы юк дигән фикердә тора. Шунлыктан “Укртатнафта” җитәкчелеге республиканың арбитраж мәхкәмәсеннән эшне яңадан тикшерүне сорый. Узган атнада Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе “Укртатнафта” вәкилләренең мөрәҗәгатен тикшерә башлады.
“Коммерсант” язуынча 1995 елда “Укртатнафта” ширкәте төзелгән вакытта, Украина ширкәт капиталына Кременчуг нефть эшкәртү заводын, ә Татарстан ягы “Татнефтепром” ширкәте акцияләренең бер өлешен керткән. Бу акцияләр белән Татарстаннан җир хуҗалыгы министрлыгы, “Татнефть”, Швейцариянең Amruz Trading һәм Американың Sea Group International идарә иткән. Әмма 2007 елның язында “Укртатнафта” чит ил ширкәтләренә караган акцияләрне үз хисабына күчерә.
“Сувар-Казан” Украинага нефтьне “Авто”, “Таиз”, “Технопрогресс” ширкәтләре аша куган. Әмма “Укртатнафта”га яңа җитәкче - Павел Овчаренко килгәч ул әҗәтне кайтармау турында белдергән. Чимал куучы ширкәтләр исә, 2008 елның апрелендә әҗәтне алу хокукын “Сувар-Казан”га күчергән.
Хәзер исә, “Укртатнафта” җитәкчелеге “Авто”, “Таиз”, “Технопрогресс” һәм “Сувар-Казан” арасында төзелгән килешүне дөрес түгел дип таный һәм шуңа күрә Татарстанга 500 миллион доллар бурычын да кайтарырга риза түгел.
Әлегә Татарстан мәхкәмәсе эшне яңадан карармы, юкмы хәл итмәгән. Бу бәхәстә катнашкан “Авто”, “Таиз”, “Технопрогресс” ширкәтләре исә, эшнең яңадан каралуның кирәген тапмый. Аның каравы, “Укртатнафта” бу көрәштә җиңелергә уйламый. Татарстан арбитраж мәхкәмәсе эшне яңадан карамаган очракта ул кабаттан югарырак мәхкәмәгә бирү белән яный.
XS
SM
MD
LG