Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фиат белән Крайслер кушыла


Италиянең Фиат һәм АКШның Крайслер машина ясау ширкәтләре бергә кушылу турында килешү имзалады.

Крайслер бу әлегә беренчел килешү генә, аны үтәү мәҗбүри түгел диде.

Килешү турында тәфсиллерәк мәгълумат әлегә бирелми.

Элегрәк Фиатның рәис урынбасары Джон Элканн Фиатның Крайслер хиссәләренең күпчелеген сатып алу мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара дип белдергән иде.

Дүшәмбе Уолл Стрит Джоурнал Фиат Крайслерның 35 процент өлешен сатып алырга җыена дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG