Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат үлеме һөнәри эшчәнлегенә бәйләнә


Адвокат Станислав Маркеловның үлеме беренче чиратта аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйләп тикшерелә.

Маркелов дүшәмбе көнне Мәскәү үзәгендә атып үтерелде. Маркелов белән бергә булган, ул һөҗүмдә каты яраланган Новая Газета хәбәрчесе Анастасия Бабурова соңрак хастаханәдә үлде.

Прокуратура тикшерү комитеты сүзчесе Владимир Маркин бүген хәбәрчеләргә "Тикшерүчеләр бу үтерү турында төрле фаразларны карый. Төп фараз – үтерү адвокатның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин. Тикшерүчеләр фикеренчә, аны ялланган үтерүче яки Маркелов әйткәннәр белән килешмәүче ялгыз эш иткән үтерүче үтергән булырга мөмкин. Тикшерүчеләр фикеренчә, бары адвокатны гына үтерергә теләгән булырга мөмкиннәр," – диде.

Тикшерү комитетының Мәскәү тикшерү идарәсе җитәкчесе Анатолий Багмет әлегә бу эш белән бәйле тоткарланучылар юк диде. Ул шулай ук тикшерүчеләрдә үтерүченең сүрәте булуы турындагы хәбәрне раслаудан да тыелып калды.

Адвокат һәм хокук яклаучы Маркелов Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклый иде. Кунгаевларның 18 яшьлек кызы Эльза Кунгаеваны Чечняда Русия армиясе полковнигы Юрий Буданов үтерде. Маркелов шулай ук Химкинский урманы аша машина юлы төзүгә каршы чыккан, берничә ай элек каты кыйналган журналист Михаил Бекетовны да яклый иде.
Тэрри Дэвис

Европа Шурасы генераль секретаре Терри Дэвис Маркеловның үтерелүен хөкем итеп бу "Чечнядагы кеше хокукларын яклаучыларга каршы чираттагы һөҗүм булды" диде.

Амнести интернейшнл бу үтерүне түбән җинаять дип атады һәм хакимиятләрне мондый җинаятьләр кабатланмасын өчен тәвәккәл чаралар күрергә өндәде.
Маркеловның үтерелүенә ризасызлык белдереп бүген Грозный үзәгендә 2 меңнән артык кеше җыелды.
XS
SM
MD
LG