Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике юл чатында


Римзил Вәли. Яңа 2009 нчы елга кердек. Узган елдагы иң зур вакыйгалар саналды, йомгаклар ясалды. Татарстан министрлыклары үзләре башкарган эшләрне утырышларда тикшерде. “Азатлык” радиосының интернет сәхифәсендә татарлар яшәгән төбәкләрнең иң зур вакыйгалары турында хәбәрләр бирелде.

Ә Татарстанның иң зур вакыйгалары нинди булды соң? Зур казанышлар, җиңүләр яки хәвефле башлангычлар да булдымы? 2008 ел нинди вакыйга, нинди тәэсир белән истә калачак? Без үзебезнең оныкларыбызга 2008 ел турында нәрсә әйтербез соң?

Бәлки, минем каләмдәшләрем бу инде күптән билгеле, бөтен кешеләргә дә әйтелде, дияр. Дөньяда, Русиядә, Татарстанда да кризис башланды. Яңа елга нинди казаныш, нинди саннар, нинди хәвефләр белән килеп кердек соң без? Кичә без күргән вакыйгалар тарихта калачак. Кызганычка каршы, 2008 елда булган кебек саннар, җиңүләр тиз генә булмаска да мөмкин. Димәк, без шушы елның уртасында да, ахырында да 13лек санын искә алган кебек, 2008 елдагы 8 санын искә алачакбыз. Чөнки замана үзгәрә һәм ул яхшы якка түгел.

Икенчедән, Татарстан, Казан – татар дөньясының мәркәзе. Безнең милләттәшләребез үзләре яшәгән төбәкләр турында сөйләп тора. Алар да көн саен “Азатлык” радиосының сәхифәсен ачып, радиосын кабызып, ә Татарстан безгә ярдәм итәрлекме, үзе таркалып ятамы, аны рәнҗетәләрме, дигән сорау белән яши.

Татар конгрессына һәм башка оешмаларның форумнарына Казанга ниндидер өмет белән киләләр, килгәндә гыйбрәт алып китәләр. Кызганычка каршы, соңгы вакытта сирәгрәк, кайбер төбәкләрдән бөтенләй килмәү галәмәте дә бар. Шуңа күрә, безнең “Азатлык” радиосы иң мөһим мәгълүмат чарасы, Татарстанның нинди булуын аңлатучы бер канал булып китергә дә мөмкин. Бүгенге сөйләшүебездә Татарстанның социаль-икътисади үсеше, мәдәнияте, мәгарифе турында кыска гына күзәтү ясарбыз.

“Түгәрәк өстәл” өйләшүендә “Азатлык” радиосында сәясәт һәм социаль – икътисади үсеш буенча сөйләргә яратучы Гадел Галәметдин; мәгариф, милли оешмалар турында язучы, дәүләт оешмаларының мәгълүмат үзәкләре белән һәрдаим бәйләнештә булган Ландыш Харрасова; мәдәният һәм кешеләр тормышы, җанварлар язмышы турында яза белүче Наил Алан катнаша.

Иң башта без Татарстанның икътисади, социаль казанышларын тыңлап карыйк. Гадел, күптән түгел син Төзелеш министрлыгының коллегиясенә бардың. Шаккатыргыч хәбәр дә ишетеп кайттың. Русиядә иң шәп төзүче Чуашстан икән. Дөрсерәге, Татарстан да шәп төзи, ләкин күршесеннән калыша.

Гадел Галәметдин.
2008 ел – күпмәгънәле төшенчә. Аның турында балаларга ничек сөйләргә дигәндә дә, уйга баттым. Мин 2008 елны ике өлешкә бүлер идем: көзгә хәтле бер ел, көздән соң – тагы бер ел. Ел башлануны искә төшергәндә, Русиянең яңа президентны билгеләвен искә алырга кирәк. Казанның зур гына җиңүе булды - Универсиада үткәрү хокукын яулады. Шушы үзгәрешләр белән Казан да, Татарстан да бер-ике ай эйфориядә яшәде. Төзелештә дә Татарстан гел алда булды. Русия җитәкчеләре килеп, социаль ипотека юнәлешләрен карады. Ел бик оптимистик башланды һәм Татарстан халкы Казанны Русиянең өченче башкаласы булуына ышанып беткән иде инде.

Белүебезчә, 1988 елда булган вакыйгалардан соң “алтын” тормышка таба ун ел бардык. Җәй ахырында, көзгә таба “кризис килә, кризис килә” дип халыкта сөйләшүләр китте. Һәм менә көздән соң икенче ел башланды кебек. Ун ел җыелган үсеш берничә айда төшеп бетте. Хәзер без 1998 ел күрсәткечләреннән дә түбән торабыз.

Римзил Вәли. Мин килешмәс идем. Татнефть башлыгы Шәфәгать Тәһәүтдинов хисап тотып, без 215 миллиард сум салым түләдек, нефтьне нәкъ былтыргыча, хәтта арттырып таптык, ди.

Гадел Галәметдин. Марат Сафиуллин: “2008 ел күрсәткечләре яхшы. Татарстанның еллык җитештерү күләме, узган ел белән чагыштырганда, 7%-ка артып, 930 миллиард сум тәшкил итә. Бу Русиядән күбрәк, анда ул 6% кына тәшкил итә”, дип белдерә.

Римзил Вәли. Агрохуҗалыкта үсеш 8%, 123 миллиард сумлык азык-төлек җитештерелгән. 6 миллионнан артык икмәк җыеп алынды. Чыннан да, сагынырлык хәлләр түгелме бу?

Гадел Галәметдин.
Марат Сафиуллин үзе дә, рәхәт тормыш безне көтмәячәк, бәлки бу саннар сагындырыр да, дип әйтә.

Римзил Вәли. Ә нигә Татарстанда Чуашстанга караганда да хәлләр аянычрак дигән сүзләр ишетергә туры килә соң?

Ландыш Харрасова.
Татарстанда сәнәгать оешмалар күп. Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миннеханов, кризисны Татарстан бигрәк тә сизәчәк, сәнәгать оешмалар күп булуы сәбәпле авырлык кичерәбез, дип әйтте. Соңгы елларда машина төзелеше дә үскән иде бит.

Наил Алан.
Кайбер белгечләр, Татарстан күбрәк үзенең кеременә, нефть саткан акчага яшәде, дип әйтте. Нефтьнең бәясе кыйбат булды. Керем зур иде, ләкин бу икътисад кризисы белән нефтьнең бәясе дә төште. Башка төбәкләр, мәсәлән Чуашстан, Мордва һәм башкалар андый акчаларны күрмәгән дә. Шуңа күрә, Татарстан кризисны күбрәк сизәчәк.

Ландыш Харрасова.
Ләкин шул ук вакытта ни өчендер күрше төбәкләргә, Башкортстанга, Самарага һәм башкаларга казнадан, бюджеттан мәдәнияткә, мәгарифкә акча 10% күбрәк бүленеп килгән. Бу аңлашылмый торган хәл. Мәсәлән, галим Дамир Исхаков: “Минем айлык хезмәт хакым 20 мең, ә Башкортстанда минем дәрәҗәдәге галим 30 мең ала”, дип әйтте.

Гадел Галәметдин.
Ә менә Марат Сәфиуллин, якын көннәрдә без яңа программа кабул итәчәкбез, кризистан чыгарга нефтьнең уртача бәясен билгеләрбез, дип әйтте. Әмма бу рәсми игълан ителмәде әле. Бу сорау күпләрне борчый. Бүген нефтьнең мичкәсе 40 доллар булганда, 90 доллар турында сөйләү әкияткә эләккән кебек.

Римзил Вәли.
Ел ахырында да, хәзер дә акча казнага керми. “Камаз” тора, нефть очсыз. Димәк, бүлергә акча юк. Киресенчә, хәзер эшсезлек артуы, шәп эшләп килгән Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге кризис аркасында начар.

Наил Алан.
Шул ягына да игътибар итергә кирәк, без зур саннар турында сөйләшәбез. Алар, әлбәттә, халык тормышына йогынты ясый. Мегафермаларда, мәсәлән, “Кызыл Шәрык” тә, авыл халкы эшләми, ә бәлки төрмәләрдә утыра торган кешеләрне махсус машиналар белән алып килеп, алар сөт савалар, бер атна эшләп, киредән төрмәгә китәләр, дип сөйләүчеләр дә бар.

Римзил Вәли.
Андый хәбәр йөри икән, аны тикшерергә кирәк. Гади генә, йоклап ята торган заман үтте. Сискәндерә торган вакытлар җитте.

Гадел Галәметдин.
Элек, икътисад дигәндә, “Татнефть”, “Оргсинтез”, “Камаз” кебек миллиардлаган бюджетлы ширкәтләр генә искә алына иде. Кризис килгәч, икътисадта һәрбер ширкәт, кечкенә булсынмы, зур булсынмы, үзенең хәленең ничек икәнлеген аңлый башлады. Тәбигатьтә “табигый сайланыш” дигән нәрсә бар бит. Бездә дә шулай була башлады. Хөкүмәт элек зур ширкәтләрне генә белсә, хәзер кечкенә һәм урта ширкәтләр язмышы өчен дә борчыла башлады. Аларның салымнарына өметләнә.

Римзил Вәли.
Мин премьер-министр Миңнехановның, президент Шәймиевның әйткән сүзләрен хәтерлим: “Кризис булса да, инфраструктураны, мәдәниятне, мәгарифне ташламыйбыз”, диделәр. Бу сүзләр Татарстаннан чит төбәкләрдә яшәгән татарларга кирәк булган эшләрне дә башкару вазыйфасын да үзенә алган. Әлбәттә, монда финанс турында гына сүз бармый. Мәдәният, мәгариф эшләре тукталмаса, мәгълүмат чаралары, газеталар ябылмаса, радио, телевидение сөйләсә, мәктәпләр эшләп торса, бу бөтен татар халкы өчен дә әһәмиятле булачак.

Наил Алан.
Икътисадчылар дөнья күләмендәге финанс-икътисад кризисын ныграк сизсә, мәдәният өлкәсендә кризис ел ахырында әле сизелмәде дә дип әйтергә була. Үткәрелергә тиеш чаралар ел ахырында барысы да үткәрелеп бетте. Ел буе мәдәнияткә бирелгән акча 4 миллиардка якын булды. Узган елда чаралар да күп булды. Бу Татарстанның йөзен билгели торган чаралар дип әйтергә була.

Узган ел мәдәният өлкәсендә беренче тапкыр иҗат коллективларына хөкүмәттән, президент имзалаган грантлар бирелде. Алар шушы 50 миллион сумлык акчадан хезмәт хакын да азмы-күпме дәрәҗәдә күтәргәннәр, яңа программаларын да куйганнар. Бу акча эшли торган кешеләрнең тормыш хәлен яхшырту өчен дә зур файда булды.

Казан Эрмитаж үзәге булу һәм Петербурдагы Эрмитаж җитәкчелегенең Татарстанга җылы мөнәсәбәте һәм Эрмитажның халыкара мөнәсәбәтләре нык булуы, Казанда зур чаралар үткәрергә һәм моңа кадәр дөньяда күрелмәгән зур әйберләрне Татарстан башкаласына алып килергә мөмкинлек бирде. Ислам сәнгате күргәзмәсе үтте. Куинджиның рәсемнәрен күрсәткәндә моның кадәр халык җыйган күргәзмә беркайчан да булмады, дип белдерә музей хезмәткәрләре

Римзил Вәли. Киләсе елда бу хәлләр ничек булыр икән?

Наил Алан. Монда фаразлар гына булырга мөмкин. Зур чаралар үтәр дип ышанасы килә. Әмма күп акча таләп итә торган республика күләмендәге проектлар дүртенче кварталга калдырылган дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

Шаляпин фестивале булуы турында язып элгәннәр инде. Нуриев фестивале турында әле ачык итеп сөйләмиләр. Сугыш вакытларында да концерт куеп яшәгәннәр.

Эшли белергә кирәк. Мисал өчен, хөкүмәттән акча алган ун мең тираж җыймаган хөкүмәт газетасы бар, хөкүмәттән бер тиен акча алмыйча кырык меңгә якын тираж җыйган шәхси газеталар бар. Шушы мисалда әйтәсем килә, эшли белү ысуллары турында уйлана торган замана килмәде микән?

Ландыш Харрасова.
Наил төп чараларның дүртенче кварталга калдырылуы турында әйтеп китте. Мәгариф өлкәсендә дә нәкъ шуның турында сүз булды. Быел югары уку йортларын, техникум, һөнәр мәктәпләрен 50 мең студент бетереп чыгачак. Мәктәп бетергән 25 мең укучы да моңа өстәләчәк. Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, 20 меңенә генә эш гарантияләнгән. Калган яшьләрне кая куярга? Менә монсы проблема. Шуңа күрә, Татарстанда яңа программа төзелә.

Римзил Вәли.
Мәгариф министрлыгының коллегиясы турындагы материалны укыганда, анда милли-мәдәни компонент мәсьәләсен президент бик каты күтәрде һәм без туган телгә игътибарны тагында арттырачакбыз, районнарда сыйныфлар күбрәк ачыла, дигән дигән сүзләр дә бар. Туган телгә, һуманитар фәннәргә, гыйлем бирүгә игътибар кимеми соң? Мәктәпләр, техникумнар, институтлар ябылмыймы? Укытучыларның хезмәт хаклары түләнәме? Тулай тораклары булырмы?

Ландыш Харрасова.
Милли-төбәк компонентына мөнәсәбәттә республикада быел шау-шу туса да, мәгарифнең ел йомгаклары коллегия утырышында аның хакында бер сүз дә булмады. Министр Наил Вәлиев татар мәктәпләре, этно-мәктәпләр күпме арткан, күпмегә кимүе турында гына әйтеп узды.

Римзил Вәли. Мин әле Башкортстаннан йөреп кайттым, Анда: “Милли төбәк компоненты ничек булып бетәр?” дип сорыйлар. Барысы да җавап көтә. Ә җавап юк.

Ландыш Харрасова.
Шушы көннәрдә генә Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясенең утырышы булды. Анда комиссиянең рәисе Разил Вәлиев, бу мәсьәлә нигезендә 19 февральдә Русия дәүләт думасында парламент утырышы була, дип әйтте. Аңа Татарстаннан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе барыр дип фаразлана.

Римзил Вәли.
Татарстанда демократия бар. Альтернатив газеталар да чыга. Сәясәтчеләр парламент мөнбәреннән, университет диварларында да ни телиләр шуны әйтәләр. Димәк, гражданлык җәмгыятенә өмет өзелмәгән. Безнең милләттәшләребез Казаннан тәнкыйть сүзләрен ишеткән вакытта бу бер фикер генә дип уйласа, интернетны ачып карый ала.

Татарстанда ничә югары уку йорты бар икәнен, студентларга нинди Олимпия авылы төзелеп калачак икәнен дә карарга мөмкин. Эшсезләргә Универсиада төзелешләрендә эш табырга мөмкин. Читтән дә чакырачаклар. Татарстанда эшләргә теләгән кешегә кризис имтиханын үтәргә дә, яшәргә дә, көрәшергә дә мөмкинлек бар.

XS
SM
MD
LG