Accessibility links

Косовода яңа гаскәр эшкә кереште


Косово рәсмиләре илдә яңа Косово кораллы көчләренең вазыйфага керешүен игълан итте.

Генерал лейтенант Сөләйман Сәлими әйтүенчә, җиңелчә коралланган Косовоны сайлау көчләренең 2500-ләп хәрбие Косовода иминлек вазыйфаларын башкарачак.

Алар Косоводагы гомуми иминлек саклау өчен җаваплы 15 меңлек НАТО тынычлык саклау көчләре карамагында эш итәчәк.

Косовоның берьяклы игълан ителгән бәйсезлеген танымаучы Сербия мондый яңа гаскәр канунсыз һәм ул тотрыклылыкка яный диде.

Сербия БМОда бу гаскәргә ризасызлыгын белдерәчәге турында әйтте.
XS
SM
MD
LG