Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның сабагы


Гыйнвар аеннан коммуналь түләүләр өчен бәяләрне 27%ка артырган иделәр.

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин илдәге икътисадый авырлыклар сәбәпле, бәяләрне 5%тан да арттырмаска кирәк дип чыгыш ясаганнан соң Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Федоров бәяләрнең февраль аенда төшереләчәген ирештерде. Аның сүзләренчә, гыйнвар аена артык түләү дә исәпкә алыначак.

Башкортстан коммунистлары бу атнаның шимбәсендә коммуналь түләүләрнең артуына каршы урам җыены уздырырга җыена иде. Владимир Федоровның чыгышыннан соң ул урам җыенын уздыру-уздырмау әлегә хәл ителмәгән.

XS
SM
MD
LG