Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Юнысов: “АКШ белән мөселман илләре якынаерга мөмкин”


Татарстан мөфтие урынбасары Рамил хәзрәт Юныс киләчәктә Кушма Штатларның мөселман илләренә мөнәсәбәте башкача булачак дигән карашта тора.

“Дөнья үзгәрә һәм алга таба бара. Кушма Штатларның бүгенгә кадәр булган сәясәте, гомүмән дөньядагы сәясәт һәм мөселман илләренә карата булган сәясәт үзен акламады. Әйтик, Әфганстан, Гыйрак һәм Фәләстин мәсьәләләре, Иран белән булган мөнәсәбәтләр үзенең тиешле нәтиҗәсен бирмәде. Моны АКШ хакимияте дә яхшы аңлый.

Шуңа күрә, Кушма Штатлар үзенең дөньяда идарә итүче, зур бер дәүләт буларак һәм бер полярлыгын югалтмас өчен киләчәктә Обаманың яңа хакимияте бу мәсьәләдә яңача сәясәт юлы кору нияте барлыгын әйтә.

Обаманың инаугурациясендә әйтелгән сүзләре - Америка дөньядагы үз урынын саклап калу өчен киләчәктә бу мәсьәләләрне тирәнтен караячак, икенче төрле мөнәсәбәт булачак.

Минем шигем юк, Кушма Штатлар белән мөселман илләре арасында якынлык урнашырга да мөмкин. Бу бүгенге көн кризисына да бәйле. Американың икътисадый яктан да какшавы бигрәк тә гарәп илләре белән якын элемтә булу һәм аның икътисади ягын көчәйтүдә дә, гомуми сәяси яктан да, ул алар өчен яңа төрле караш, яңача сәясәт кору ул бик мөһим мәсьәлә.

Гыйрак, Иран, Әфганстан һәм бигрәк тә Фәләстин мәсьәләсендә, минемчә, ниндидер яңа юнәлешләр кертеп мөнәсәбәтне яңартырга, үзгәртергә һәм якынайтырга да мөмкин дигән ышанычыбыз бар безнең”, ди Рамил хәзрәт Юныс.

Кушма Штатлар президенты Барак Обама инаугурация вакытында ясаган чыгышында ислам дөньясында мөнәсәбәтләрне үзара хөрмәт нигезендә корырга тәкъдим итте.

“Яңа низаг кабызырга теләүче һәм үзләренең җәмгыятьләре чирендә Көнбатышны гаепләргә тырышучы башлыклар, аларның халыклары бәяне җимергән өчен түгел, ә яңаны корган өчен бирәчәген хәтерләреннән чыгармаска тиеш”, диде Обама.

XS
SM
MD
LG