Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Үзбәкстанга килә


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Үзбәкстанга беренче мәртәбе дәүләт сәфәре белән килә.

Мәскәү кирмәне белдерүенчә, 2 көнлек бу сәфәр үзбәк президенты Ислам Кәримов чакыруы белән оештырылган.

Әлегә сәфәрнең программасы игълан ителмәде. Шулай да очрашуларда табигый газга бай Үзбәкстанга Русия инвестицияләре турында сүз булыр дип көтелә.

Русия белән Үзбәкстанның бәйләнешләре тыгыз булса да, күзәтүчеләр фикеренчә, Үзбәкстан Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен яхшырткан очракта, Русия белән бәйләнешләргә зыян килергә мөмкин.

Күзәтүчеләр фикеренчә, 2005 елгы канлы Әндиҗан вакыйгаларыннан соң Көнбатыш тарафыннан Үзбәкстанга каршы кертелгән чикләүләрнең киметелүе Үзбәкстанның Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре яхшыруга китерә ала.
XS
SM
MD
LG