Пәнҗешәмбе көнне Үзәк Банк валюталар кәрзиненең чикләрен киңәйтте. Аның югары чиге 41 рубль тирәсендә булачак дип игълан ителде. Ягъни евро-доллар алмашу бәясеннән чыгып, рубльгә куелган иң түбән чик $1/36 рубль тирәсендә булачак дип көтелә.
Үзәк банк финанс кризис башланганнан бирле рубльнең кыйммәтен аз-азлап төшереп барды. Монысы - соңгысы булачак дип ышандыралар. Долларның кыйммәтен 36 рубльдән арттырмау сәясәте алдагы берничә айда үзгәрмәячәк, диелә Үзәк банк белдерүендә.
Шушы көннәрдә бер долларның хакы 32,6-33,4 рубль тирәсендә тибрәлде. Долларның бәясе 36 сумга кадәр күтәрәлерме, юкмы, билгесез. Бәя күтәрелү генә түгел, төшүгә таба да үзгәрергә мөмкин.
Русия нәрсәгә өметләнә?
Икътисад белгечләре рубльнең кыйммәте нефть бәясенә бәйле дип аңлата. Хәзер бер мичкә 40 доллар тирәсе тора, әгәр нефть 30 доллардан да түбән тәгәрәсә, Үзәк банк валюталарның тибрәлү чиген яңадан үзгәртәчәк, ягъни рубльнең кыйммәтен тагын төшерергә мәҗбүр булачак.
Соңгы айларда рубльнең кыйммәте 24% төште. Икътисад темаларына язучы “Азатлык” хәбәрчесе Сергей Сенинский, рубльнең төшүе котылгысыз иде, ди.
“Бер яктан нефтьтән кергән акчалар Русиянең төп керемнәре булып тора. Нефть бәясе төшкәндә рубльнең дә кыйммәте үзгәрә. Икенче яктан, августан, Грузия белән сугыш башлангач, Русиядән инвесторлар китә башлады. Үзәк банкның аз-азлап девальвация үткәрүе рубльне бик кискен төшүдән саклап калды", ди Сенинский.
Үткән елда бер мичкә нефтьнең бәясе уртача 140 доллардан 40 долларга кадәр төште. Русиянең төп керемнәре нефть экспортыннан булганга күрә, хәзерге вәзгыять хакимиятләрне нык борчуга сала.
Әле үткән елның үктәбрендә финанс министры Алексей Кудрин, нефть бәясе 70 доллардан да төшсә, Русия бюджетында кыенлыклар булачак, дип кисәткән иде.
Хакимиятләргә хәтта еллык бюджетны яңадан санап чыгарырга туры килде.
Нефть бәяләре соңгы арада яңадан төште, Үзәк банк рубльнең кыйммәтен бик каты төшүдән саклап калу өчен торган саен күбрәк акча тота башлады. Нәтиҗәдә илнең халыкара валюталарда сакланган байлыгы кискен кими. Соңгы айларда рубльне саклауга Русия 426 миллиард доллар сарыф иткән дип хәбәр ителә.
Рубль кайчан тотрыклы булыр?
Бу сорауга беркем дә әлегә җавап бирә алмый. Русия президентының икътисад тармагы өчен билгеләнгән киңәшчесе Аркадий Дворкович, доллар-рубль курсының ахыр чиктә 35 тирәсендә тукталуга ышануын әйтте.
Ул арада Русиядә бәяләр арта бара, долларда кредит алган кешеләргә ай саен күбрәк түләргә туры килә.