Accessibility links

Ульян өлкәсенең 66 еллыгына багышланган зур тантана узды


Ленин Мемориаль үзәгенең зур залында узган чараның башында губернатор Сергей Морозов төбәкнең социаль-икътисади хәле, узган елның мөһим казанышлары турында бәян итте.

Иң зур уңыш – Татарстанның “Кызыл Шәрык-агро” ширкәте тырышлыгы нәтиҗәсендә, Европа буенча иң зур мегаферма булып исәпләнүче терлекчелек комплексының беренче чираты эшли башлавы. Алда – аның эшчәнлеген киңәйтү күздә тотыла. Байтак еллар буе Идел аша яңа күпер төзелеп килә. Аны быел сафка бастыру бурычы куябыз, диде Сергей Иванович.

Чара кысаларанда губернатор һәм өлкә кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов төрле тармакларда хезмәт итеп, зур уңышларга ирешкән якташларыбызга дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирелүе турында белдерделәр. Алар арасында милләттәшләребез дә байтак. Өлкә өчен ифрат та мөһим булган Идел аша күпер төзелешендә җаваплы урын биләүче Рафат Рахметов исеме ”Ульян өлкәсенең иң яхшы кешеләре” дигән мактау тактасына урнаштырыла. Мондый исем яшь егет – Димитровград шәһәренең һөнәри училищесы укучысы Дамир Сафиуллинга да бирелде. Ул, өлкә бәйгесендә җиңү яулап, акчалата грантка ия булган.

Иске Кулаткы районының икътисади тотрыклыгына зур өлеш керткән, шактый вакыт андагы һөнәри училище директоры булып эшләгән, бүгенге ветераннар шурасы рәисе Тәлгать Галиевкә “Ульян өлкәсенең мактаулы гражданы” исеме бирелде. Аның исеме “Алтын китап”ка кертелә.

Өлкәнең гаммәви коммуникацияләр департаменты директоры Вера Матвеева “Милли телләрдәге иң яхшы басма” номинациясендә катнашкан 6 газет арасында “Өмет”нең иң яхшы дип табылганын бәян итте. Газетаның алмашсыз редакторы Исхак Хәлимевка “Ульян өлкәсе гаммәви мәгълүмәт чараларының атказанган хезмәткәре” дигән исем турында диплом тапшырылды.

Ульян өлкәсенең барлыкка килүенә 66 ел тулуны зурлап бәйрәм итү, әлбәттә, күңелле чара. Тик Болгар ханлыгы чорыннан ук мәгълүм зур шәһәрнең бары тик 66 ел гына элек өлкә үзәге исеменә лаек булуы күпләрне аптырата да.

Әйе, Ульян өлкәсе СССР югары советы президиумының 1943 елның 19 февраль указы нигезендә оештырыла. Шунлыктан бу өлкәгә кергән җирләрнең төрле-төрле административ берәмлекләргә күченеп йөрүләре мәгънәсенә игътибар итү урынлы булыр кебек.

1708 ел. Петр патша үз җирләрен 8 губернага бүлә. Сембер өязе Казан губернасына кертелә.

1717 ел. Казан губернасы эчендәге Сембер провинциясе, Самар-Сызраннар белән бергә, өр яңа Әстерхан губернасына кертелә.

1728 ел. Сембер губернасы янә Казан карамагына кайтарыла.

1773-1775 елгы Пугачев явы чорында, Әби патша илне наместниклыклар бүлә. Сембер наместниклыгы да булдырыла.

1779 ел. Сембер каласына губерна үзәге статусы бирелә. Аңа Курмыш, Ардат өязләре кертелә. Губерна империянең иң зуры булып чыга: төньяктан көньякка – 400 чакрым ара.

1780 ел. Казан губернасы да наместниклыкка әйләндерелә һәм Сембер губернасы белән бергә Платон Мещеряковка буйсындырыла. Аның рәсми дәрәҗәсе гыйбрәтле: Сембер һәм Казан генерал-губернаторы.

1781 ел. Сембер Уфа наместнигы булып торган Иван Якоби кулына тапшырыла.

1796 ел. Сембер – губерна үзәге. Аңа Алатыр, Ардат, Буа, Курмыш өязләре – нигездә татар, чуаш, мукшы яшәгән җирләр дә кертелә.

1804 ел. Сембергә Самар губернасы да кертелә.

1850 ел. Самар губернасының торгызылуы аркасында Иделнең сул ягы җирләре аңа күчерелә. Совет чорында исә, губерналар бетерелеп, крайлар оештырыла, ә 1930 елларда өлкәләр ясалганда, Сембер андый дәрәҗәгә лаек булмый.

Ульян өлкәсенең тудырылуы Сталинград – Казан арасында тимерьюл төзү ихтыяҗы, сугыш хәлләре һәм Ленин туган шәһәрнең абруен күтәреп, патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган. Шулай ук бирегә көнбатыштан күчеп килүчеләрнең күбәюве, 1943 елда сугыш өчен бик кирәк булган Автозаводның төзелә башлавы сәбәп булган. Бу җәһәттән, “Нигездә, урыс булмаган халыкларның укмашып яшәгән җирләрендә тудырылган өлкә аларның киләчәгенә нинди тәэсир ясаган соң?” дигән сорау да урынлыдыр.

Бүгенге Чынлы районы 1943 елга кадәр Татарстанга кергән. Сура, Карсун, Инза районнарында яшәгән мукшы-эрзәләр Мордовиядән кисеп алынганнар. Николаев һәм Павлов районнары татарлары данлыклы Әләзән авылы да кергән Кузнецки тирәсе татарларыннан аерылган. Иске Кулаткы татарларын галимнәр “хвалын мишәрләре” төркеменә кертәләр. Ә Хвалын районы Сарытау өлкәсендә калган. Хвалын – Иделбуенда.

Кулаткылылар шулай ук Сарытау өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан татар авыллары массивы белән дә элемтәләрен югалтканнар. Иделнең сул ягы районнары Самар өлкәсеннән алынган. Шунысы кызык: Ульян өлкәсен бүген дә Татарстаннан Самар өлкәсенә кергән озын, әмма тар гына полоса аера. Ә анда Әбдери, Өчкаен, Зирекле куак, Төгәлбуга, Урта һәм Иске Исәнтимерләр, Парау авыллары Татарстан белән чиктәш кенә. Тик чит-ят өлкәгә кертелгәннәр алар.

Шулай килеп чыга инде: Русия хакимиятенең төп максаты – башка халыкларны урыслаштыру. 1552 елдан алып бүгенге оптимизация, муниципализацияләргә кадәр.
XS
SM
MD
LG